Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның 50 алтын пары

Бәйрәм уңаеннан ГХАТ (ЗАГС) бүлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре 6 июль көнне район мәдәният йортында 50 ел бергә матур тормыш корган 50 парны хөрмәтләү чарасын уздырды.

Моннан 15 ел элек, 2008 елда, Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә башлады. Әлеге истәлекле көн илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли.

Әйе, матур гаилә корып яшәү өчен университетлар бетереп, югары белемгә ия булу да мәҗбүри түгел. Әти-әни, әби-бабай, балалардан торган гаилә – үзе бер олы мәктәп инде ул. Монда һәркем укый, һәркем бер-берсеннән нәрсәгәдер өйрәнә. Гореф-гадәтләр, йолалар буыннан-буынга күчеп дәвам итә. Йортка ир-кеше белән – җылылык, хатын-кыз белән – яктылык, бала белән шатлык керә, диләр. Үзләренең җылы, якты йортларын шатлык белән тутырган гаиләләр бүген дә аз түгел. Әйе, яшь вакытта гомер ничек тә уза, аны сизмисең дә, олыгайгач, тигезлектә, бер-береңә терәк булып, аңлашып, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә?!

Россия Федерация-сендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыруны оештыру комитеты «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» дип аталган медаль чыгарган иде. Медаль турындагы нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугрылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын бүләкләнә. Быел әлеге медальгә Түнтәр авылында яшәүче, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган, укытучылар династиясеннән Анна һәм Роберт Сөләймановлар гаиләсе лаек булды. Районыбызда нәселләре белән матур итеп яшәүче күркәм, үрнәк гаиләләр күп булуы сөендерә. Бәйрәм уңаеннан ГХАТ (ЗАГС) бүлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре 6 июль көнне район мәдәният йортында  50 ел бергә матур тормыш корган 50 парны хөрмәтләү чарасын уздырды. Чарага җыелган парлар нык-лы һәм бәхетле гаилә булдыруның серләрен ачтылар. Иң мөһиме – гаиләдәге татулыкның ир белән хатын арасындагы үзара аңлашу һәм тирән ихтирам аша ирешелүенә басым ясадылар. Парлылар гаиләләрен саклап, ялгызлар үз тиңнәрен табып, мәхәббәттә, кайгы-хәсрәт күрми генә яшәсеннәр, өйләре балалар тавышыннан тынып тормасын, дип теләкләрен юлладылар.

Матур гаилә – ил күрке, дигән борынгылар. Әйдәгез әле шушы сүзләр  һәрберебезнең тормыш девизына әйләнсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне