Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Ралинәгә ярдәм кирәк

Алан авылы килене Ләйлә Шәймөхәммәтова белән йөклелек чорын бергә үттек, ул тәүге тапкыр әни булырга әзерләнә, мин исә икенче сабыемны көтәм. Табибка күренергә киләсе көннәребез дә еш кына туры килде безнең.

Срокны да икебезгә бер көнгә - 19 майга куйдылар. Мин әлеге сроктан алдарак әни булып куйдым, ә менә Ләйлә 20 май көнне генә кечкенә кызчыгын якты дөньяларга китерде.

Палатада ятабыз, Ләйлә бәбәйләде бугай, ә нигә бала еламый соң дибез, шул вакыт палатабыз яныннан кулына зәңгәрләнеп беткән баланы тоткан шәфкать туташы үтеп китте. Шул ук көнне ДРКБдан табиблар килеп, сабыйны Казанга алып киттеләр. Ләйлә үзе генә калды хастаханәдә. Бу вакытта аның күңелендә нинди хисләр булгандыр, күз алдына китерү дә авыр.

Шушы хәлләрдән соң ике елдан артык вакыт узды, ә хәлләр мин уйлаганнан да яманрак булып чыкты. Ралинәгә куелган диагнозны табибләр телендә генә бирәм, чөнки әлеге терминнар татарчага тәрҗемә ителми: тяжелое гипоксически-травматическое поражение головного мозга с субарахндоидальным кровоизлиянием, в форме гипертензионно-гидроцефального синдрома, синдрома двигательных нарушений (спастический тетрапарез), судорожного синдрома.

Бүгенге көндә Ләйлә белән Ралинә «Добрые руки» реабилитация үзәгендә дәвалану курслары узалар, ә өйдә аларның кайтканын әти белән кечкенә сабый көтә. Ралинәнең алга китешләре сизелә, ләкин киләчәктә үз аякларында йөри һәм башын тота алсын, гомумән таза-сау балага әйләнсен өчен вакыт һәм акча кирәк.
Шәймөхәммәтовлар гаиләсе ярдәм сорап райондашларыбызга мөрәҗәгать итә. Шушы уңайдан Вконтакте сайтында төркем дә булдырылган: http://vk.com/club124161288. «Күбебезнең хезмәт хакы карталарга күчә. Шуннан 100 сум гына Ралинә өчен күчерсәгез дә, саваплы эш кылачаксыз!», дип мөрәҗәгать итә әлеге төркемне булдыручы Кадрия Хәсәнова.


Акчалата ярдәм итәргә әзер булучылар өчен реквизитлар:


Номер СБЕРКНИЖКИ: 42307.810.3.6200.0298015

Номер счета: 408 178 103 62 000 69 87 41

Номер карты: 4276 8800 8821 9732 (Сбербанк)

Телефон мамы Ралины Лейлы 8 93 72 90 83 58 (мегафон).


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250