Рамил Нотфуллин: «Һәр елга зур өметләр баглыйбыз»
2023 елда җитештерелгән сөт 125 мең 197 тонна булды, бу 2022 ел белән чагыштырганда 10 000 тоннага артыграк
— Рамил Рашитович, традиция буенча газетабызның Яңа елдагы беренче санында сезнең белән узып киткән елга нәтиҗәләр ясыйбыз, максатларны барлыйбыз. Әле генә тәмамланган 2023 елны сез ничек дип бәяләр идегез?
— Һәр узып киткән ел үзенчәлекле, үзенә генә хас вакыйгалары белән истә кала. 2023 елга килгәндә, аның илебез, районыбыз тарихында тоткан урыны турында соңрак, еллар узгач бәяләнер дип уйлыйм. Ә бүгенге көн күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә, бу вакыт аралыгында илебез, республикабыз, районыбыз халкының ныклыгы, сабырлыгы тагын да сыналды. Төрле сынаулар аша без инде онытылып барган рухи кыйммәтләрнең әһәмиятен өр-яңадан бәяләргә өйрәнә башладык дип саныйм. 2023 ел җиңелләрдән булмады, сынаулы, киеренке вакытлары да күп булды, шулай да, килеп туган проблемаларның чишелешен күмәк көч белән хәл итү нәтиҗәсендә, җаваплылык һәм уртак тырышлык аша ел дәвамында районыбыз үсешендә ирешелгән уңышларыбыз саллы булды.
2023 елның 11 аенда районда җитештерелгән продукция һәм күрсәткән хезмәтләр күләме 17 миллиард 201 миллион сум тәшкил итте, ел нәтиҗәләре буенча бу сан 18 миллиард сумнан артып китәр дип фаразлыйбыз.
Барлык өлкәне исәпкә алып, район буенча 2 миллиард 484 миллион сумлык инвестицияләр җитештерү өлкәсенә юнәлдерелде.
— Районыбыз икътисадында, гомумән, аның яшәешендә авыл хуҗалыгы төп тармак булып тора, бу өлкәдәге вәзгыятьне ничек дип билгелисез?
— 2023 елны авыл хезмәтчәннәре, гомумән, районыбыз өчен начар ел булды, дип әйтергә тел әйләнми, бары уңай килгән хуҗалык елларының берсе булды, дип бәяли алам.
Авыл хуҗалыгында эшләүчене һәр ел үзенчә сыный. Бер-берсенә ошап килгән еллар юк диярлек. Узган ел яз башында аз гына яуган, соңрак җәй уртасында бераз төшкәләгән яңгырны игенчеләребез биш ай буе дүрткүз белән көтте, дип әйтергә була. Дымның булмавы шөбһәгә салды, күңелләр төште. Шулай да районыбыз кырларында игенчеләребез тәрбияләгән ашлык амбарларга кайта башлагач, борчылулар таралды. Бөртеклеләрдән 103,8 мең тоннадан артыграк икмәк җыеп алалдык.
Район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача уңыш 34,4 центнер тәшкил итте. Тимирязев исемендәге, «Татарстан», «Уңыш», «Бөрбаш», «Кама» хуҗалыкларында һәр гектардан тагын да югарырак, 46-38 центнер уңыш алынды. 24 мең 173 тонна ашлык сатудан барлыгы 218 миллион 745 мең сум акча хуҗалык кассаларына керде.
3300 тонна бәрәңге җыеп алынды, һәр гектардан уңыш 323,4 центнер тәшкил итте.
Район хуҗалыклары азык культуралары үстерүгә һәм аны сыйфатлы итеп, вакытында җыйнап алуга аеруча зур әһәмият бирделәр. Барлыгы 19 мең 668 тонна — печән, 173 мең тонна — сенаж, 155 мең тонна силос әзерләнде. Һәр шартлы терлеккә 32,1 центнер азык берәмлеге туплый алдык.
Терлекчелек өлкәсенә килгәндә, бүгенге кѳндә район хуҗалыкларында һәм фермерларда 43 мең 500 баш мөгезле эре терлек асрала.
2023 елда җитештерелгән сөт 125 мең 197 тонна булды, бу 2022 ел белән чагыштырганда 10 000 тоннага артыграк, үсеш — 9 процент. Барлыгы 7532 тонна ит җитештерелде. Терлекчелек продукциясен сатудан 4 миллиард 500 миллион сум акча керер дип фаразлыйбыз.
— Рамил Рашитович, халыкны бүгенге көндә эш белән тәэмин итү өлкәсендә иң кызыксындырганы — ул хезмәткә түләү, бу өлкәдә уңай үзгәрешләр бармы?
— Хезмәткә түләү, аны вакытында, тоткарлыксыз биреп бару — район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитетның шөгыльләнә торган үзәк мәсьәләләренең берсе булып тора. Халыкның тормыш дәрәҗәсен билгели торган төп күрсәткечләрнең берсе хезмәткә түләү икәнен без яхшы аңлыйбыз. Ел дәвамында һәр атнага, айга нәтиҗә ясаганда, бу өлкәне ныклап тикшерәбез, җитәкчеләргә тәкъдим-таләпләребезне куябыз.
Барлыгы район буенча 9 меңнән артык эш урыны исәпләнә.
2023 елның 11 аенда район буенча хезмәт хакы фонды 2 миллиард 823 миллион сум күләмендә булды, бу күрсәткеч 2022 ел белән чагыштырганда 105 процент тәшкил итә.
Бер эшләүчегә исәплә-гәндә, район буенча уртача хезмәт хакы 34 865 сумга җитеп, 2022 ел (32 198 сум иде) белән чагыштырганда 8 процентка артты. Бу очракта авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә үземнең рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ни өчен дигәндә, 2023 елның 11 аенда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрнең (ә анда 2006 кеше хезмәткә тартылган) уртача айлык хезмәт хакы 42 мең 195 сумны тәшкил итте, 2022 елдагы күрсәткечне 17 процентка үстерә алдык.
Алдагы елда да безнең алда хезмәт хакын арттыру буенча нәтиҗәле эш оештыру бурычы тора.
— Төзелеш районның киләчәген, аның үсешен билгели торган төп тармакларның берсе. Максатчан программалар, оешма-предприятиеләр тырышлыгы белән алып барылган төзелешләргә күз салыйк әле...
— Капиталь ремонт һәм төзелеш эшләре буенча республикада авыл районнары өчен каралган барлык программаларда катнашабыз һәм аларның барысы диярлек үзебезнең тѳзелеш оешмалары тарафыннан башкарыла. Бу ѳлкәдә 2023 елның нәтиҗәләре буенча башкарылган эш күләме — 2 миллиард 100 миллион сум булды, шуның 1 миллиард 300 миллион сумлык эшне «МДСУ-1» оешмасы башкарды, калган оешмалар өлеше 789 миллион сумлык булды.
Быел иң күләмле эшләр булып Норма авылындагы агросәнәгать һѳнәри кѳллиятенең реконструкцияләү эшләре (289 миллион сум), Алан авылында бакча-мәктәп тѳзү (53 миллион сум), Урта Көшкәт авылы мәдәният йортына капиталь ремонт (28 миллион сум), Балтач бистәсендә "Геройлар аллеясы«н тѳзекләндерү (I чираты — 19 миллион сум), Иске Көшкәт авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше (6 миллион 500 мең сум) тора.
2023 елда районда автомобиль юлларын һәм юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү буенча 583 миллион 500 мең сумлык юл эшләре башкарылды (шуның 35 миллион сумы — үзара салым акчасына башкарылган юл эшләре).
Узган елда 17 меңнән артык (17 092) кв. метр торак файдалануга тапшырылды. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында 6 гаиләгә найм шартнамәсе буенча йорт төзелде (27 миллион сумлык), 11 гаиләгә йорт төзергә 17 миллион 200 мең сум социаль түләү бирелде.
Алдагы елда да планга кергән эшлисе эшләр шактый.
— Социаль өлкә халыкның киләчәккә ышаныч белән яшәвендә, гомумән, аның тормышка, бүгенге вәзгыятькә уңай карашын тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия...
— Әйе, социаль өлкә безнең өчен көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу юнәлештә шактый гына саллы эшләребез дә бар. Мәсәлән, халкыбызның сәламәтлеген саклау тармагы. Районда хәзерге көн таләпләре югарылыгында медицина хезмәте күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр булдырылган һәм респуб-ликабыз җитәкчелеге ярдәме белән алар елдан-ел арта, киңәя.
2023 ел Россия Федерациясендә «Укытучы һәм остаз» елы дип игълан ителде. 22 март көнне район мәдәният үзәгендә тантаналы төстә «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр», «Укытучы һәм остаз» елын ачып җибәрдек. Халыкара Гаилә көне уңаеннан уздырылган «Гаилә гаҗәеп галәм» чарасында мәгариф үсешенә саллы өлеш керткән мөгаллимнәр династияләре тәбрикләнде. Бәйрәмдә 42 укытучы гаиләсе белән катнашты.
Шулай ук район Сабан туенда мәктәп һәм балалар бакчаларында хезмәт куйган 27 укытучы-тәрбияче династияләрен хѳрмәтләдек. Балтач мәдәният үзәгендә район күләмендә «Тәрбиячеләр көне», «Укытучылар көне» зурлап уздырылды.
Укытучыларның дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, ел саен мәгариф оешмалары җитәкчеләре арасында конкурс үткәрелеп, район башлыгы гранты бирелә. Узган ел исә, сыйныф җитәкчеләренең хезмәт нәтиҗәләрен үстерү, дәрәҗәләрен күтәрү максатыннан, сыйныф җитәкчеләре арасында да конкурс игълан ителеп, район башлыгының гранты булдырылды.
Укытучы-педагоглар, мәгариф коллективлары, ясле-бакча тәрбиячеләре дә сынатмады — ел дәвамында төрле конкурсларда катнашып, шактый грантлар оттылар, призлы урыннар яуладылар.
Гомумән, мәгариф өлкәсендә уңышлар начар түгел. Имтихан, аттестацияләр нәтиҗәләре — барысы да республиканың уртача күрсәткечләреннән югары. 80 һәм аннан да югарырак балл җыючы укучыларыбыз саны да елдан-ел арта бара. 11 сыйныфны тәмамлаган 146 укучының 26сы кызыл аттестат һәм алтын медальгә лаек булды.
Мәдәнияткә килгәндә, Субаш авылы мәдәният йортының «Туганай» фольк-лор коллективы Санкт-Петербург шәһәрендә узган «Аулак өй-көрәш» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашып, җиңүче булып танылды. Мәдәният үзәгенең халык театры «Идел йорт» республика бәйгесендә призер булды. «Авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы мәдәният учагы» республика бәйгесендә Чепья авылындагы «Халык-лар дуслыгы» музее 100 мең сумлык грантка ия булды. Үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре — 200 мең сум, балалар сәнгать мәктәбе 150 мең сумлык Татарстан Республикасы хөкүмәте грантына лаек булдылар.
2023 елда районыбыз спортчылары һәм җыелма командаларыбыз республика, Рәсәй, дөньякүләм спорт ярышларында уңышлы катнаштылар. Чаңгы спортыннан 2022-2023 ел нәтиҗәсе буенча рес-публика рейтингында Балтач районы беренче урынга чыкты.
Ирек Әхмәтханов көрәш спорт төреннән, Камилә Вәлиева кул көрәше спортыннан Россия Федерациясенең спорт остазы исеменә лаек булдылар. Илгизәр Галимуллин көрәш буенча Таҗикстанда үткән дөнья чемпионатында 3нче урын яулады. Кече футбол буенча Татарстан Чемпионатында районыбызның ир-егетләр җыелма командасы 1нче урынга лаек булды. Чулпан Габделганиева Төркиянең Кемер шәһәрендә узган мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында шашка буенча дөнья Чемпионатында 3 төр ярышта алтын, көмеш һәм бронза медальләренә ия булды. Калган спорт юнәлешләрендә дә уңышларыбыз саллы. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләр арасында барган команда ярышларында без дә сынатмадык, авыл һәм шәһәр районнары арасында өченче призлы урынны алдык.
— Илебез һәм халкыбызга килгән авыр сы-науларның дәвам итүе районда яшәүчеләрнең һәрберсен борчый...
— Дөрестән дә, Сез искә төшергән вакыйгалар илебез, республикабыз, шул исәптән район халкының һәрберсен борчый. Бу очракта авыр кайгы килгән райондашларыбызга сабырлык телибез, ярдәмебездән ташламабыз, дип ышандырам. Алгы сызыкта илебез иминлеген саклаучы райондаш-ларыбызның барчасына исән-имин туган якларыбызга, гаиләләре янына әйләнеп кайтырга язсын, дигән теләктә торабыз.
Форсаттан файдаланып, газета аша егетләребезгә гуманитар ярдәм туп-лауда районыбызның мәрхәмәтле халкына, аны җыюда, илтеп тапшыруда эзлекле эш оештырган волонтерларга олы рәхмәтемне белдерәм. Алар үз өсләренә зур җаваплылык алып, безнең иминлегебезне саклаучы солдатларга, госпитальләргә, ятимнәр йортларына гуманитар ярдәмнәрне туплап, һәрберсен иясенә илтеп тапшыруда риясыз, бик тә әһәмиятле эш башкаралар.
Әңгәмәдәш — Вакыйф Зәкиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев