Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәнис Вафин: “Табигатькә зыян китермәү аны саклау төп бурычыбыз булуын онытмасак иде!” (фото)

14 октябрь – Тыюлык эше хезмәткәрләре көне.

Татарстанда төбәк һәм җирле әһәмияттәге аеруча сакланылышлы табигать территорияләренең гомуми мәйданы – 168,85 мең гектар. Балтачта бу сан 3, 452 гектарны тәшкил итә. 2022 елдан 119 гектар мәйданны биләгән Чепья урманы да «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы  карамагында исәпләнә.

Нәрсә ул тыюлык? Биредә ниләр тыела? Коллектив нинди юнәлешләрдә эш алып бара? Әлеге һәм башка сорауларга «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы җитәкчесе Рәнис Вафин җавап бирде.

 –  Рәнис Борисович, нәрсә ул тыюлык, әлеге зонада нинди эшчәнлек төрләре тыела?

 – Тыюлык – ул  табигатьнең беренчел күренешен саклап калу максаты белән төзелгән, тулаем хуҗалык эшчәнлегеннән аерылган, аеруча сакланучы территория. Балтачта җирле әһәмияттәге аеруча сакланылышлы табигать территорияләренең гомуми мәйданы  – 3, 452 гектарны тәшкил итә. 2022 елдан 119 гектар мәйданны биләгән Чепья урманы да безнең карамакта исәпләнә. Тыюлык территориясенә техникалар белән керү, рөхсәтсез казу эшләре алып бару, учаклар ягу, агачлар кисү, табигатьне пычрату катгый тыела.

 – Сезнең эшчәнлек нидән гыйбарәт?

 –   «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы өч төп юнәлеш буенча эшли. Беренчесе  – билгеләнгән территорияләргә күзәтчелек. Тыюлык инспекторлары Нормабаш, Карадуган, Чепья участокларына күзәтчелек итәләр. Шулай ук район эчендә урнашкан өч табигый һәйкәл  – Кара-күл, Шушма елгасы, Кили урманчылыгы кергән дүрт квартал, нарат-чыршы урманнары да безнең карамакта.

Икенчесе – «ызыл китап» кергән үсемлекләр һәм хайваннаргы туплау.

Өченчесе – яшь буынга экологик тәрбия бирү. «Балтач» табигать тыюлыгы экология-агарту эшчәнлегенә дә зур игътибар бирә. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә план нигезендә төрле чаралар үткәрәбез, очрашуларда катнашабыз. Күп сандагы республика конкурсларында катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәбез. “Мин һәм Кызыл китап”, “Парклар маршы” конкурслары шундыйлардан. Болардан тыш, район күләмендә җимлекләр һәм сыерчык оялары конкурслары, “Урманны саклыйк”, “Чисталык” кебек акцияләрдә районның барлык белем учаклары  балалары һәм укучылары актив катнаша.

 – Рәнис Борисович, район мәгариф учакларыннан тыш, сез күрше районнарда да әлеге юнәлештә эш алып барасыз, дип беләм.

 – Республикабызда тыюлыклар саны нибары 10 гына. Шуңа күрә күрше Саба, Кукмара районнарында яшь буынга экологик тәрбия бирү юнәлешендә безнең коллектив тырышып хезмәт куя.

 – Бүген сезнең һөнәри бәйрәмегез. Күпсанлы укучыларыбыз исеменнән сезнең коллективны бәйрәм белән котлап, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез.

 – Җылы теләкләрегез өчен рәхмәт. Райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп мин шуны әйтер идем. Урманнарга кергәндә табличкаларга игьтибар итсәк иде. Гади генә таләпләрне үтәмәү күп вакыт күңелсезлекләр, зур күләмдәге штрафлар белән тәмамлана. Табигатькә зыян китермәү аны саклау төп бурычыбыз булуын онытмасак иде. Җир-анабызга рәхимле булыйк!

Бераз гына тарихтан

2001 елның 11 апрелендә Балтач районы территориясендә «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы оештыру турындагы карар чыгарыла һәм ул республиканың табигать байлыклар министрлыгы эченә алынып эшли башлый.

«Балтач» табигать тыюлыгының беренче җитәкчесе итеп Альберт Фәрхетдинов билгеләнә. Билгеле, инспекторлары үзгәреп тора, кемдер икенче эшкә китә, алар урынына икенчеләре килә. 2010 елда тыюлык икенче министрлыкка күчерелә, урман хуҗалыгы министрлыгына карый башлый. 2014 елда тыюлык белән Айрат Сабиров җитәкчелек итә башлый. 2017 елда тыюлыкта кабат үзгәреш җилләре булып уза. «Балтач» табигать тыюлыгы ау хайваннарын саклауны контрольдә тоту һәм алардан файдалануны көйләү идарәсе белән бергә кушып, Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты төзелә. Бу үз чиратында яңа бурычлар, йөкләмәләр өсти. Тыюлыкка кергән биләмәләрдәге режимны саклаудан тыш, аучылык биләмәләрендә даими күзәтчелек итү дә тыюлык хезмәткәрләре вазыйфасына өстәлә. Язгы-җәйге һәм көзге-кышкы ау чорында рейдлар ясау, аучыларны тикшерү вазифасы да инспекторларга йөкләнә.

2018елда Айрат Сабиров оешма эчендәге башка эшкә күчерелү сәбәпле, тыюлыкның җитәкчесе итеп, аңарчы инспектор булып эшләгән Рамил Хаҗиев билгеләнә.Соңрак тыюлык белән Мансур Ибраһимов җитәкчелек итә. Бүгенге көндә  җитәкче булып Рәнис Вафин хезмәт куя. Коллективта ике инспектор Азат Муллагалиев, Илфинә Фатыйхова эшли.
 

Гөлзидә Газизуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тыюлык