РФАның Фәнни хезмәткәре Конституциягә төзәтмәләр турында: алар фәнне үстерүдә ярдәм итәчәк
Илнең төп документында Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсешенә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.
(Казань, 4 июня, «Татар-информ», Арсений Каримов). РФ Конституциясенә төзәтмәләр илебез территориясендә фәнни-техник алгарышны үстерүдә ярдәм итәчәк. Мондый фикерне РФА әйдәүче фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре докторы, К.Э. Циолковский исемендәге космонавтика Академиясенең Мактаулы әгъзасы һәм Казанның Мактаулы гражданины Урал Закиров белдерде.
«Мин, һичшиксез,бу инициативаны хуплыйм (Конституциягә фәнни-техник үсеш турындагы төзәтмә — Т.И.). Бу төзәтмә Россиядә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк", - диде Урал Закиров.
Илебез башка дәүләтләрдән фәнни-техник прогресс өлкәсендә калышмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк, дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев