Ришвәтчелек җәмгыятьне таркатучы күренешләрнең берседер
Безнең илебез сәяси-икътисадый яктан иң алга киткән илләрдән санала.
Безнең илебез сәяси-икътисадый яктан иң алга киткән илләрдән санала. Республикабыз исә, Рәсәй Федерациясенең әйдәп баручы субъектларының берсе. Кызганыч, тормышыбыз алга киткән саен, җәмгыятьтә булган тискәре күренешләр дә арта гына бара. Ришвәтчелек тә җәмгыятьне таркатучы күренешләрнең берседер дип уйлыйм. Әле укучы гына булсак та, бу төшенчәне еш ишетергә генә түгел, аның белән күзгә-күз очрашырга да туры килә. Әйе, ришвәтчелек бүген заманыбызның иң авыр чиренә әйләнде һәм аны «йоктыручылар» да күбәйде. Сер түгел, күпләребез еш кына мәсьәләне кемгәдер «төртмичә» генә хәл итеп булмый дигән фикердә.
Уйлап карасаң... Ришвәтчелек бездә күп түгел, ә адым саен икән бит. Берәүләр хастаханә юлын таптаганда, икенче берәүләр баласын югары уку йортына урнаштырганда, өченчеләр исә, күз карасыдай балаларын хәрби хезмәттән йолып калганда «кесәгә күпмедер салу» хисабына, мәсьәләне уңай хәл итүгә ирешәләр. «Майламасаң, арба да бармый», – дигән халык мәкаленә нигезләнеп, «Мин кешедән кимме әллә, нигә юкка урау юллар үтим әле?» – дип, ришвәтчелек юлына баса. Коррупциягә каршы комитетлар төзелә, законнар яңара, тик әлеге күренешне төптән корыту өчен ай-һай күп көч кирәк икән. Дөресрәге, ришвәтчелекнең тамырын корыту өчен системалы эшчәнлек кирәк, миңа калса. Безнең халык: «Балык башыннан чери», – дип әйтергә ярата. Ришвәтчеләрнең еш кына хакимият җитәкчеләре, депутатлар, хәтта дәүләт башында торучы чиновниклар икәнлеген ишетеп, әлеге гыйбарәнең дөрес икәнлегенә тагын бер кат инанасың. Эшне нәкъ менә шуннан башларга кирәк тә.
Тормышыбызның бөтен өлкәләренә үтеп кергән ришвәтчелек әкренләп гаделлек, миһербанлылык, кешелек-лелек кебек төшенчәләрне кысрыклап чыгара баруы бик аяныч. Бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе нидә соң? «Иманын, намусын югалткан кешеләр рәхәтрәк яшиме әллә?» – дип үз-үзеңә сорау бирәсең. Ә киләчәк кем кулына калыр? Бер ришвәтчелек юлына баскан кешене төзәтү мөмкин түгел. Тик шулай да упкыннан чыгу юлын табу кирәк. Югыйсә, без малдан, акчадан файдаланучы, аннан башка яши алмаучы җанлы курчакларга әйләнәчәкбез.
Ришвәтчелеккә каршы көрәшкәндә, арабызда җитәкче урыннарда эшләп тә, керсез намусын, сафлыгын, эчкерсезлеген саклап калганнар булу күңелләрдә ышаныч уята. Андыйлар арабызда юк түгел. Дус кызымның абыйсы хакында сөйләп үтим әле. Гомеренең күп өлешен эчке эшләр бүлегендә эшләп, соңрак җәмәгать судьясы булып китә ул. Шушы вазыйфасында менә инде 2 дистә елга якын халыкка хезмәт күрсәтә. Аның күз алдыннан нинди генә язмышлар үтми дә, кемнәр белән генә очрашырга туры килми. Үтә гади, самими, эчкерсез һәм зыялы булу өстенә, һәркем күңеленә юл табып, үзенең төпле киңәшләрен бирүе белән күпләрнең ихтирамын яулауга ирешә. Күпме кешенең язмышын уңай хәл иткәндер дә, күпме гаиләне таркалудан саклап калгандыр, бер Ходай белә. Гадәттә, андый урында эшләүчеләр яхшы чит ил машиналарында йөри, күп катлы йортлар сала, елга ике мәртәбә чит илгә ялга китә, чит ил банкларында ачылган исәп-хисап счётларында да саллы гына суммалар саклана. «Гадел эшләп алган хезмәт хакы гына моның барына да җитә микән?» – дигән сорауга җавапны аның яшәү рәвешеннән табарга мөмкин. Ул бик күпләр кебек бик гади яши, соңгы модель чит ил машинасына да кызыкмый, күпкатлы йорты да, шәһәрдә фатиры да юк иде. Гади халыкка ят булмаган кредитларының күпме икәнлеген үзе генә белә. Аның кебекләр сирәк: зыялы, гадел, гади халыкның хәлен аңлап, һәр мәсьәләне төптән уйлап, дөрес хөкем йөртә. Ришвәтчелек сүзе аңа бөтенләй ят. Әнисенең тәрбиясе канына шулкадәр нык сеңгән, ришвәт алу түгел, кеше өлешенә керү, «кесә калынайту» өчен җиңел юллар эзләү турында ул уйлап та карамый.
Бу урында Мәгъсүм Насый-буллинның «Син тикшерүче бит, сиңа ышаныч!» – дигән сүзләре исемә төште. Мәгъсүм ага да бөтен гомерен гадел хезмәткә багышлый. Бүгенге көндә эчке эшләр бүлегендә эшләүчеләр аның кебек булса, җинаятьчелек белән эшләү үзгә булыр иде, мөгаен.
Менә шундый закон сагында торучылар күбрәк булса, ришвәтчелек мондый тизлектә чәчәк ата алмас иде. Әгәр дә табибларыбыз «Ак чәчәкләр»дәге Әбүзәр Гиреевич һәм Гөл-шәһидә кебек, депутатларыбыз Туфан абый Миңнуллин кебек, язучыларыбыз Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев кебек тормышның бөтен дөреслеген ачып бирсәләр, бу мәсьәләдә дә уңай үзгәрешләр булыр, дип ышанам.
Җиргә кеше үзеннән соң матур эз, изге гамәлләр калдыру өчен килә. Яшәгән дәвердә бер-береңнең күзенә туры карап, намуслы, гадел булып яшәү – тормышның бөтен мәгънәсе түгелмени? Җыйган мал, байлыкны берәүнең дә үзе белән алып китә алганы юк. Ә менә харам мал җыючыга әле башка урында да җавап бирергә туры киләчәген онытмасак иде. Бу – язылмаган закон, ләкин иртәме-соңмы, аңа барыбыз да буйсыначак. Үзең саф, чиста намуслы кеше булсаң, сиңа да кешеләр якты йөз белән карарлар, үрнәк алырлар.
Әйдәгез уйланыйк һәм бергәләп көрәшик! Киләчәк безнең кулда! Ришвәтчелеккә без «Юк» дип җавап бирик!
Аэлита Трофимова,
Балтач гимназиясенең 7 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев