Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Герое — Балтачта

Кунаклар райондагы патриотик тәрбиядән, волонтерлык эшчәнлегеннән канәгать булып китте.

26 декабрь көнне районыбызга Россия Герое Рәсим Баксиков һәм Россия Герое Дамир Исламов исемендәге изгелек фонды җитәкчесе Дмитрий Витальевич Каб-люк килде. Кунаклар башта «Ватанны саклаучылар» паркында хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очраштылар, махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган стелага чәчәкләр салдылар, аннан соң гуманитар ярдәм җыю пунктлары белән таныштылар. Һәр пунктка кергән саен алар Балтач халкының ихлас ярдәменә сокландылар. Аннан соң Әфганчылар музеен карадылар. Соңыннан Рәсим Баксиков район мәдәният үзәгендә "Батырлык дәресе"ндә булып, югары сыйныф укучылары белән очрашты. Чара кызыклы, мәгънәле узды. Рәсим Баксиков балачагын да искә алды, танк училищесында белем алуын сөйләде, махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыкларына тукталды. Бу гәҗәеп дәрәҗәдә мәгънәле һәм истә калырлык очрашу булды. Шук укучылар да игътибарларын читкә юнәлтерлек бер генә мизгел дә булмады. Бар да югары дәрәҗәдә, бер сулышта үтте. Россия Герое Рәсим Баксиков турында Чын кеше дигән җылы фикерләр генә калды. Рәхмәт әлеге очрашуны оештырган районыбыз волонтеры Рамил Әгълиуллинга. Очрашуны оештыручылар яшь буынга патриотик рух бүләк итсәләр, өлкән буынның кайбер каршылыклы фикерләренә дә ачыклык кертә алдылар. 

Россия Герое егетләрне-кызларны яхшы укырга өндәде, билге артыннан кумагыз, иң мөһиме, дәресне аңлап калырга тырышыгыз, диде ул. Егетләргә математика, физика фәннәреннән яхшы укырга кушты. 

Рәсим Баксиков әнисе турында да сөйләп үтте, корычтай нык характерлы ананың улына биргән тәрбиясе турында тыңлау бик кызык булды. 

Очрашуны күңелләргә үтеп керерлек итеп Балтач гимназиясе укытучысы Венера Мостафина алып барды. Сораулар да күп яңгырады һәм аларның барысына да үткен, төпле, мәгънәле җаваплар ишетелде. Төрле мизгелләр булды, героебыз көлдерде дә, елатты да. Әлеге җылы очрашудан һәркем канәгать калды.

Героебызны һәм дә кунак булып килгән мөхтәрәм волонтерларыбызны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов озатып йөрде.

Шушындый файдалы, ватанпәрвәрлек хисләренә корылган очрашулар гел булып торсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия герое