Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле: бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү, дигән Татарстан Президенты.
Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле: бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү. Бу уңайдан Instagram социаль челтәрендәге битендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлаган.
«Гаилә – һәр кеше тормышында иң мөһиме. Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле. Иван Васильевич һәм Анна Прохоровна 60 елдан артык мәхәббәт һәм татулыкта яши – ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларына һәм оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Аларның тормышы Түбән Кама белән тыгыз бәйләнгән – Иван Васильевич яңа шәһәр салуга килгән төзүчеләрнең беренче отряды составында була», - дигән Президент.
«Шул ук – бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү рецепты Балтач районыннан биш бала әти-әнисе булган Фирая Муллаҗан кызы һәм Булат Бакый улы Зыятдиновлар гаиләсендә дә. Казаннан Хафизовлар гаиләсе әле яшьрәк, әмма алар өчен дә гаилә нигезендә – ышаныч һәм үзара ярдәм тора», - дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.
Котлау ахырында Татарстан Президенты чын мәхәббәт кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә, дигән һәм барысына да бер-берләрен хөрмәт итеп, гаилә бәхетен саклауларын теләгән.
8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Рус Православие Чиркәве элек-электән Русьтә гаилә һәм никахны яклаучылар дип саналган изгеләр кенәз Петр һәм княгиня Феврония Муромскийларны искә ала. 2008 елдан бәйрәм гомуммилләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә.
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев