Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабырлыкны сынады

Норма җирлегендә авыл урамнарын кардан ачтыруны оештыру җитәкчелек өчен җиңел булмагандыр.

Күптән түгел, Татарстанда һәм башка төбәкләрдә кебек, безнең авылларыбызда, элеккеге вакытларда кебек, карлар явып, бураннар дулады. 6 авылы булган Норма җирлегендә бу авыл урамнарын кардан ачтыруны оештыру җитәкчелек өчен җиңел булмагандыр. Күпләребез, әле ярый колхоз бар, дип сөенештек. Чөнки Тимирязев хуҗалыгы тракторчылары нык тырыштылар.

Җирлегебездә эшләүче эшмәкәрләргә аерым рәхмәт, алар үзләренең эшчеләрен ризалаштырып, ялы, сәгате белән исәпләшми, авыл урамнарын чистартуга зур өлеш керттеләр.

Дөрес, кемнәрдер түземсезләнеп, үзләренең моң-зарларын Ватсапта авыл төркемнәрендә җиткерә бардылар. Әмма күпләребез бу хәлне дөрес аңлады. Җитәкчеләребез Радик Наил улына, Булат Сәйдәш улына, булышкан шәхси эшмәкәрләргә, тракторчыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә бер-беребезгә миһербанлы, шәфкатьле булсак иде, дип шалтырата Норма җирлегеннән исемен атамауны сораган абунәчебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Норма җирлеге