Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәрдек – кабатланмас гүзәл почмак (+фоторепортаж)

Пыжмара авыл җирлегенә керүче Сәрдек авылына юл тотканда, аның матур табигатенә сокланып, таулар ышыгында утырган авылның тирә-юненә хозурланып бардым. 47 хуҗалыклы, 165 кеше яши торган авыл үз тормышы белән, җайга гына яши. Биредә халык белән эшләүчеләр, аларны өйләреннән тартып чыгара торган учаклар бар.

Сәрдек авылы белән якыннанрак танышыр өчен иң элек Пыжмара җирлеге башлыгы Рафил Җәләев белән аралаштык. «Авыл кешеләрен яшь бүленеше ягыннан карасак, Сәрдектә 49 пенсионер, 18 яшькәчә 36 бала бар, калганнары хезмәт яшендәге кешеләр. Авылда медпункт, клуб, китапханә эшләп килә. 2024 елда яңа ФАП төзү планга кертелде. Әлеге авылда райпо кибете ташландык хәлдә тора, аның урынын чистартып, яңа ФАПны шунда салырга планлаштырдык. Клуб хезмәткәрләре тырышлыгы белән узган атнада Өлкәннәр көненә багышланган бик матур чара үтте. Клуб белән янәшә балалар бакчасы урнашкан, анда Дания Әсхадуллина мөдирлек итә. 2015 елда мәктәп ябылу сәбәпле, бүгенге көндә укучылар Пыжмара мәктәбенә йөреп белем ала. Авылда бер кибет бар, ул шәхси эшмәкәр Шамил Гыймрановныкы. Сәрдектә үз эшен булдыручылар күп – мөгезле эре терлек асраучылар, печән-ашлык үстерүчеләр, агач материаллары хәзерләүчеләр әнә шундыйлардан. Ел саен үз авыл балалары өчен генә түгел, ә күрше-тирә авыллардан да чакырып, шушы эшмәкәрләр мөселман балалар Сабан туе үткәреп киләләр.

Әлбәттә, һәрбер авылдагы кебек биредә дә хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар. Сәрдектә төп проблема – ул су. Анда су скважинасы үләт базының саклау зонасына урнашкан. Андый зонадан, беренчедән, су эчәргә ярамаса, икенчедән скважинада суы да бик аз. Бу проблеманы хәл итү юнәлешендә берничә ел эш алып барабыз инде, әле дә халыкны су белән тәэмин итү өчен тырышып йөргән көннәребез. Пыжмара җирлеге быел откан грант акчасына тиешле урыннан скважина казып, узган шимбәдә шуны ялгадык. Тагын бер хәл итеп бетерәсе мәсьәлә бар. Клубта «Кама» хуҗалыгы ярдәме белән ХЭС оешмасы ремонт башлаган иде. Шуның тизрәк тәмамлануын көтәбез», дип Сәрдекнең көнкүрешен ачып бирде Рафил Халипович.

Җирлек башлыгы белән Сәрдекнең үзенә юл тоттык. Авылга кадәр асфальт юл бара. Авыл эчендә дә асфальт юл, ләкин ул начараю сәбәпле аңа быел вак таш түшәлеп, төзекләндерелгән. Киләчәктә дә шулай итеп каралып торсын иде, дип тели җирлек башлыгы.

Үзара салым акчасына да авылда соңгы елларда күп эш башкарылган. Су линиясе ремонтланган, чишмә халыкка уңайлы җиргә күчерелеп, аңа юл эшләнгән, уен мәйданчыгы ясалган, дүрт җиргә янгын гидрантлары куелган, зират коймасы алыштырылып килә, зират кирәк-яракларын куяр өчен бина ремонтланган. Әлеге программа нигезендә авыл халкы өчен эшләнгән бу мөһим эшләр һәркемне әле тагын озак еллар сөендереп торса иде.

Авыл урамына килеп керүгә төз, заманча, матур йортлар каршы алды. Бу инде иң беренче чиратта биредә тырыш, хезмәт сөючән халык яшәвен исбатлый. Сәрдектә иң хөрмәтле урын – ул мәчет. Анда Тәгъзимә абыстай белән имам Салих Гариповлар авыл халкын динле итәр өчен барлык көчләрен куеп эшлиләр. (Сәрдек мәчете һәм аның тарихы хакында газетабызның киләсе саннарыннан тулырак укый алачаксыз – З.Ф.) (Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев