Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Шатлыгыбыз белән уртаклашабыз»

Программа нигезендә ишегалдыбызга яңа сулыш өрелде

Үзебезнең шатлык белән уртаклашып, җылы хисләребезне җиткерәсе килү теләге күптән инде тынычлык бирми. 

Республикабызда эшләп килүче бик күп матур программалар бар. Шундый программаларның берсе «Безнең ишегалды» республика программасы турында әйтеп китәсе килә. 

«Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә Чепья авылы Рабочая урамы 18 йорт ишегалдында ремонт эшләре уздырылды. 

Әйтергә кирәк, бу программа нигезендә ишегалдыбызга яңа сулыш өрелде: «МДСУ—1» җәмгыяте мастеры Каюмов Айнур Мансуров җитәкчелегендә эшләгән егетләр тиз арада безне асфальт юллы иттеләр. 

Шулай ук әлеге программа нигезендә ишегалдыбызга өстәмә багана утлары куелды, эскәмияләр, чүп савытлары, палас каккыч өчен җайланма булдырылды. 

Балалар өчен күптән көтелгән уен мәйданчыгы да барлыкка килде. Әлеге мәйданчыкка балалар да өлкәннәр дә бик шат. Мәйданчыкны өстәмә инвентарьләр белән тулыландыруны авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин Азат Газизуллович үз өстенә алды. Нинди генә сорау белән чыксак та Азат Газизуллович көченнән килгәнен башкара. 

Иң җылы хисләребезне Балтач идарәче компаниясе директоры Ибрагимов Фәрит Нәкыйповичка җиткерәсе килә. Ул йортыбызның уңайлыгы, матурлыгы өчен чын күңелдән аталарча кайгыртып йөри. Кирәк вакытта киңәшләрен, кирәк вакытта шелтәләрен дә белдерә. 

Әлеге ремонт эшләрен башкарган һәр организация егетләренә, аларны контрольдә тоткан һәр җитәкчегә бары матур теләкләрдә калабыз. 

Чепья авылы рабочая урамы 18 йортта яшәүчеләр исеменнән Залия Зиатдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев