Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөенче: хыялыбыз чынга ашты

Бу җәйдә авылдашларыбызның зур хыялы чынга ашты: күпердән алып мәчеткә кадәр урамыбызга үзара салым акчасына асфальт җәелде.

Бездә инде берничә ел әлеге акчалар көеклеләр белән бергә җыйнала. Һәм чираттан әле бер, әле икенче авылда нәрсә дә булса эшләнә. Кечкенә авыл булганлыктан, беребездә генә җыйналган акчаның күләме зур булмас һәм ул акчага, әйтик, асфальт салу турында хыялланып та булмас иде. Үткән ел бу бәхет көеклеләргә елмайса, быел безнең чират иде. Эшнең торышын район җитәкчеләре дә, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов һәм аның командасы да ныклы контрольдә тотты. Рәшит Ильясов җитәкчелегендәге "МДСУ-1" егетләре эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарды. Бүген Балтач бистәсендә яшәүче авылдашыбыз, моңа кадәр дә авылдашларына күп игелекле гамәлләр кылган “Мелиоратор” оешмасы җитәкчесе Хәниф Бариев бу изге эштән дә читтә калмады, зур суммада матди ярдәм күрсәтте. Авылыбызны асфальтлы итүдә хезмәте, акчалата өлеше кергән һәркемгә рәхмәттән башка сүз юк. Әле авылыбызның икенче өлеше асфальт юл көтә. Аларның хыялын чынга ашыруда да шулай бердәм булсак иде.

Рәшит Галиев,

Курмала авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев