Сез нинди дус? Яки сезнең дусларыгыз нинди, кайсы төркемгә керәләр?
Бер галимнән: “Дуслар ничә төрле була?” – дип сораганнар.
–Дүрт төрле, – дип җавап биргән ул. – Беренчесе – шундый дуслар була, алар АЗЫК кебек, алар сиңа көн саен кирәк. Икенчесе – шундый дуслар була, алар ДАРУ кебек, син аларны үзеңә авыр чакта эзлисең. Өченчесе – шундый дуслар була, алар АВЫРУ кебек, алар сине үзләре эзли. Дүртенчесе – шундый дуслар була, алар ҺАВА кебек, үзләре күренмиләр дә, әмма алар һәрчак синең янда, синең белән.
Хак сүзләр шулай бит. Ә сезнеңчә дуслыкның кайсы төркеме мөһим, кадерле?
–беренче
–икенче
–өченче
–дүртенче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев