Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Сезне җитди инвестицияләр белән көтәбез»

Татар эшмәкәрләренә, динебезнең асылын саклаучы, гомер буе аңа хезмәт иткән, яисә бүген мәдрәсә тәмамлап, авыл имамы булып эшли башлаган дин әһелләренә, мәдрәсәләргә ярдәм итүне нигә беренче максат итеп куймаска

29 июльдә районыбызга зур делегация килде. Россия мөселман-эшмәкәрләр берләшмәсе вәкилләре, җитәкчеләре Айдар Шаһимәрданов белән берлектә районыбызның икътисади үсеше, киләчәктә үзләреннән инвестицияләр кертү мәсьәләләре белән кызыксынып, райондагы гомуми мохит, киләчәкне күзаллау юнәлешендә 2 көнлек сәфәр кылдылар.

Беренче көнне авыл халкы, дин әһелләре белән берлектә Бөрбаш Сәрдегәне авылында быел дүртенче тапкыр уздырылган "Чишмә бәйрәме«ндә катнаштылар.

Авыл халкының тормышы белән кызыксынып, чишмәләрне һәм сулыкларны кадерләп торуның әһәмиятенә игътибар биреп, аның иң матур үрнәге белән танышып, кунаклар Сабантуй уеннарын күзләделәр — чүлмәк вату, күз бәйләп әйбер кисү, чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, таяк тарту, әтәч куып тоту, капчык сугышы, авыш колгага менү, кул көрәше һәм татарча көрәш бәйгеләрен ихластан кызыксынып карадылар.

Мәйданда бергәләп өйлә намазын укыгач, кунаклар Бөрбаш авылы мәдәният йортына юл тоттылар. Анда аларны районыбыз эшмәкәрләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә каршы алды. Бу очрашуда җирле эшмәкәрләре белән берлектә авыл җирлеге башлыклары да катнашты.

Рәсми утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов районның икътисади тормышы, киләчәккә үсеш фаразлары һәм дә районга инвестицияләр кертүнең отышлы юнәлешләрен билгеләп узды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында гомуми мәсьәләләр белән бергә, исламның төп нигезләрен, динебезнең төп чыганагы булган Коръәнне саклау, төрле уйдырмаларга ышанмау, һәр әйтелгән фикерне төптән уйлап, тискәре фикер тудыручыларга каршы эшне алып бару һәм бу юнәлештә мөселман эшмәкәрләренең ярдәме кирәклеген ассызыклады.

Россия мөселман-эшмәкәрләренең берләшмәсе җитәкчесе Айдар Шаһимәрданов үзенең чыгышында район турында туган беренче матур фикерләр, киләчәккә планнар фаразлауларын җиткерде һәм икътисади мәсьәләләр буенча җирле эшмәкәрләргә актив булырга чакырды. Чыгыш ясаган Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үз чиратында сәламләү һәм үгет-нәсыйхәт сүзләрен үзенчәлекле итеп җиткерде. «Менә күп эшмәкәрләр, без шуның кадәр кешегә авыз ачтырдык, ач кешене ашаттык, шуның кадәр игелек кылдык, дип сөйләргә яраталар. Ярдәм итү бик яхшы гамәл. Әмма бүгенге көндә бу мәсьәләгә карашны үзгәртергә кирәк.

Татар эшмәкәрләренә, динебезнең асылын саклаучы, гомер буе аңа хезмәт иткән, яисә бүген мәдрәсә тәмамлап, авыл имамы булып эшли башлаган дин әһелләренә, мәдрәсәләргә ярдәм итүне нигә беренче максат итеп куймаска? Ярдәм булса, авыл да яши, халык та тырышып үз көнен күрә. Бу очракта эшмәкәр кардәшләребезнең дә әлеге мәсьәләгә тиешенчә игътибар бирүләре кирәк», дип ассызыклады Җәлил хәзрәт.

Рәсми чыгышлардан соң, төркемнәргә бүленеп, эшлекле мәсьәләләрне хәл итү буенча фикерләшүгә юнәлдерелгән кызыклы чара тәкъдим ителде.
Соңрак кунаклар Балтач бистәсе үзәк мәчетендә булып, «Романтик» ял лагерена төн кунарга юл алдылар. Анда кичке учак янында вәгазьләр тыңлап, фикерләшеп, үзара әңгәмә кордылар. Икенче көнне Карадугандагы «Себер тракты», бистә мәчетенең «Мәгърифәт мәркәзе» музейларында булдылар, район белән таныштылар.

Эшмәкәрләр ике көнлек очрашуның алар өчен гаять әһәмиятле, кызыклы булуы турында фикерләрен әйттеләр, очрашуны оештыручыларга, район халкына рәхмәтләрен җиткерделәр. Без сезне үз чиратыбызда район икътисадына, аның үсешенә җитди инвестицияләр белән көтәбез, районыбыз бу очракта сезнең белән теләктәшлек итеп, үзара файдага булган проектларда катнашырга әзер, диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов кунакларны озатып калганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев