Шубан авылының йөз аклыгы
Авылыбызның йөз аклыгы аның күркәм, үрнәк гаиләләре, дип каршы алды безне каләмдәшебез, "Хезмәт"ебезнең актив хәбәрчесе Әминә апа Мөхәммәтҗанова. Ә андыйлар Шубанда шактый.
Түбән Шубанда яшәүче Рузалия һәм Наил Шәриповлар, Шиһабетдиновлар, Бәдгыевлар гаиләләрен дә авылдашлары мактап сөйләде. Матур, үрнәк гаиләләрдә туып-үскән балалар үзләре дә әти-әниләрен юлын лаеклы дәвам итәләр. Әти-әниләре янында төпләнеп калучылар да шактый икән авылда. Ялгыз канат белән өч малай үстерүче Фирдинә Хәсбиеваның уллары барысы да авылда калган. Габделхаковларның да өч уллары Шубанда төпләнгән.
- Яшьләр авылда калмый түгел кала, бала туу да артуга бара. Бер-бер артлы матур йортлар калкып чыга. Авыл яши, - диде үз авылының чын патриоты булган Әминә ханым безнең белән саубуллашкан чагында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев