СМУның иң матур гаиләсе кем дисезме? Фотоларга күз салыгыз
6 июль көнне «Факел» клубы хезмәткәрләре “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан зур чара уздырды.
Әйтергә кирәк, бәйрәмнең тарихы еракка китсә дә, аны әле бик аз еллар билгеләп үтәләр. Әмма шулай булса да, җәмгыятьтә ул бик популяр төс алды һәм халык тарафыннан яратып кабул ителде. Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә.
Төзүчеләр урамында урнашкан уен мәйданчыгында узган «Мәхәббәт микрорайоны» дип исемләнгән чарада әлеге якта яшәүче гаиләләр катнашты. Алар өчен төрле конкурслар уздырылды, әти-әниләр дә, балалар да сер бирмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев