Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңгы әманәтеңне үтибез, әни...

Ике ай зарыгып көткән ямьле җәйнең чалт аяз кояшлы 13 июль көнендә гаиләбезгә авыр кайгы килде. Газизләрдән газиз булган иң кадерле кешебез, яраткан әниебез-әбиебез балалары, 60 елга якын бергә гомер иткән ире, онык-оныкчыклары белән бәхилләшеп, мәңгелеккә күзләрен йомды.

Әниебез Әлфинур Гыйләҗетдинова бик нык авырып апрель аенда район хастаханәсенә керде. Андагы хирурглар, шәфкать туташлары, терапевтлар көчләреннән килгәнчә аны дәвалап: "Әбекәй, хәлләрең ничек? Тиздән терелеп өеңә кайтырсың, борчылма, син әле яшәргә тиеш", дип җылы сүзләре белән аның күңелен күреп, көч бирделәр.

Әниебезнең соңгы теләге "Хезмәт" газетасы аша район хастаханәсенең реанимация бүлегендә эшләүче һәр хезмәткәргә, терапевтларга, хирургларга олы рәхмәт әйтү иде. Ак халатлы шәфкать ияләре, сезнең ярдәм белән әниебез өч ай ярым яныбызда булды, бик зур рәхмәт сезгә шуның өчен, тырышлыкларыгыз өчен.

Шулай ук әниебезне зурлап, хөрмәт итеп килүче, кайгыбызны уртаклашучы, аны соңгы юлга озатуда катнашучы, безне тынычландыручы, сабырлык теләүче барлык кешеләргә, авылдашларга, туганнарга, күршеләргә, фельдшерыбыз Ләйсән Габделхаковага олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәр кайсыгызның эшләре уң, гаиләләре тыныч, саулыклары нык булсын.

Олы рәхмәтебезне белдереп Шода авылыннан ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВЛАР гаиләсе.
Фото: youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250