Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдат әнисенең күңелендә ниләр бар?

Бала тудыру йортында, улыбыз тугач, иң беренче фикер, әле ярый кыз түгел, дидем.

Солдат әнисе булганга да 330 көн вакыт үтеп китте. Үз гомеремдә вакытнын болай озак узганын хәтерләмим дә дисәм, улкаебызнын тууын көткәндә 9 ай бетмәс-төкәнмәс еллар кебек тоелган иде.

Минем иң күңелгә тиеп елата торган вакыйгалар өчәү булды хәзер: солдатка озату, бәби табу хәбәре һәм үлем хәбәре ишетү. Чөнки бу 3 вакыйга белән дә таныш инде мин.

Бала тудыру йортында, улыбыз тугач, иң беренче фикер, әле ярый кыз түгел, дидем. Янәсе, бәби табасы юк. Ә менә военкомат һәм больница юлларын таптый башлагач хай нишләп кыз булып кына тумады микән бу балакаем дидем, хәтта үзенә дә әйттем әле ФГДС үтәргә чират торганда, чөнки аны комиссия белән ФГДС үткәрделәр, ялган белешмә ясатып йөрмиләр микән авыруга салышып армиягә бармас өчен дип.Ә үзләре көнсаен омепразол эчеп торырга дип лечение бирделәр. Кайсы гаскәрләрдә солдатларнын кесәләрендә даими куллана торган дарулары йөри микән.

1 ел буе бернинди лечение алмыйча һәм тикшерү узмыйча ашказаннары нинди хәлгә килгәндер инде.Әй синен улыннын ашказаны кемгә кирәк сон, сина кирәк тә улына кирәк. Дөреслек бер җирдә дә юк, эзләп азаплана күрмәгез.

Менә шул 1 ел эчендә якын тирәдән киткән егетләрне күз яшьсез озатмадым һәм күз яшьсез каршы алмадым. Хәтта хәрби киемле кешеләрне күрсәм дә күңелем тула торган булып калды.

Менә бер-бер артлы авылыбызга армиядән егетләр кайта башлады. Аларнын әти-әниләре белән күнелемнән мин дә аларны сөенеп каршы алам. Аларнын чын күнелдән сөенечлзре белән уртаклашам. Узган ел авылыбыздан 5 егет армия сафларына алынды.

Иң сонгысы булып безнеке китте. Аллаһ боерса улыбыз кайтырга да 1 ай гына калып бара. Исән-имин күрешүләр насыйп булсын.Һәркемгә дә шуны телим.

Раушания Гайнуллина,

Ор авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исән САУ каршы алырга язсын. Бик сөенечле вакыйгалар