Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сосна җирлеге быел да республика конкурсында җиңәрме? (+фото)

Сосна авыл җирлеге яңа ел бизәлеше буенча елның-елында призлы урын ала.

Сосна авылы Яңа ел якынлашкан саен сихри бер дөньяга әверелә. Хәтта кар аз яуган елларда да биредә сыннарның күплеге килгән һәркемне сокландыра. Төрле материаллардан, агачтан эшләнгән сыннар, беренчедән, эреми һәм ватылмый, икенчедән озак елларга җитә.

Сосна җирлеге узган ел район буенче беренчелекне яулап, республика күләмендә өченче урынга лаек булды һәм 100 мең сумлык грант белән бүләкләнгән иде. Быел исә сосналылар район буенча тагын беренчелекне яулап, республика бәйгесенә тәкъдим  ителде.

- Матурлык үзебез өчен бит. Ә Яңа ел да һәркем могҗиза, матурлык көтә. Тырышлыгыбыз бушка китмәде. Узган ел 100 мең сумлык грант оттык. Әлеге  акчаны бизәлешкә тоттык.Быел да сынатмаска иде инде исәп, - ди җирлек башлыгы Фәнил Габдрахманов.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Соснадан кеше өзелми, фотога төшергә, матурлыкка хозурланырга күрше-тирә авыллардан да киләләр. Килгән һәркем: олымы ул, кечеме соклануларын белдерә.

Бәйрәм алдыннан Балтачка эшлекле сәфәр белән килгән депутат Камил Нугаев  сосналылар хезмәтенә югары бәя биргән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев