Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Созвездие-Йолдызлык»та җиңү яулаган Балтач балалары "Артек"ка чакырулы, әмма ...

Юл чыгымнары «Созвездие-Йолдызлык»та җиңү яулаган Балтачның "Восторг" бию төркеме балаларының Кырымда чыгыш ясавына киртә булып тора.

Республика күләмендә үткән «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре 29 июльдә Севастопольдә чыгыш ясаячак. Алар бирегә Севастополь хакимияте чакыруы буенча бара. Севастопольдән тыш, «Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары Кырым Республикасында да берничә концерт бирәчәк. 1 август көнне алар «Артек» халыкара балалар үзәгенең «Озерный» лагерына 55 ел тулу уңаеннан концерт программасы куячак, ә 5 августта Бакчасарайның үзәк мәйданында шәһәрнең иң яхшы коллективлары белән бергә тамашачыларны сөендерәчәк.

Ә «Созвездие-Йолдызлык»та җиңү яулаган Балтач - "Восторг" бию төркеме балалары әлеге мөмкинлектән мәхрүм булыр ахыры, "юл чыгымнарының кыйммәт булуы әлеге сәяхәткә аяк чала", диде әти-әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250