Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Сырьяда Ивашевлар мирасы саклана (фото)

Сырья авылыныӊ үзәк урамы буйлап кыска сәяхәт вакытында күзгә кызыл кирпечтән салынган ике бина игътибарны җәлеп итә. Баксак, бу биналар инде гасыр ярым элек салынып, данлыклы Ивашевлар гаиләсеннән калган мирас икән.

ХХ гасыр башында башка төбәкләрдәгечә, Чепья ягында да сәүдә һәм эшмәкәрлек белән шөгельләнү әкренләп тарала башлый. Сырья авылында шул чорда яшәгән Ивашевлар гаиләсенеӊ туплаган байлыгы нигездә аларныӊ тырыш хезмәт нәтиҗәсе дип бәяләргә кирәк. Хужалык эшләренеӊ төп дилбегәсе Егор Ивашев кулында була. 16 кешедән торган гаилә зур хужалык тоткан. Зур ике катлы йорт, иркен келәтләр, ындыр табагы, тимерчелек, Арбор елгасындагы су тегермәннәре, зур җимеш бакчасы, хәйран зур җир биләмәләре, бакалея кибетләре булуы Егор Ивашевныӊ һәм аныӊ гаиләсенеӊ күпкырлы хезмәт белән шөгельләнгәнен күрсәтә.
Шулай ук ул заманда даны киӊ таралган Чепья базарында да аныӊ сүзе үтә торган була, анда аныӊ 6 бинасы булган, дип сөйлиләр. Хәзерге вакытта Чепья авылында «Арыш мае» кибете бинасы да Ивашевларныкы булган дигән фараз бар. Халык телендә, аларныӊ хәйран зур алтын запасы булуы турында да сүз йөргән. Әмма Октябрь революциясеннән соӊ илдәге гарасат бу гаиләне дә туздыра, милекләре тартып алына, үзләрен сөргенгә сөрәләр. Енисей өлкәсе Соврудник («Советский рудник» - ред. искәрмәсе) поселыгында 1948 елга кадәр поселениедә булалар, күп еллар әле шунда торалар. Кызганыч, зур гаилә таркала, Егор Ивашев зур авырлыклар күреп туган ягына кайту бәхетенә ирешә. Кызганыч, туган якка кайтуга, әллә сөргендәге күргәннәр, әллә инде кичерешләр авыр буламы, йөрәге тотып, туган авылы янында җан бирә. Сөрген мәхшәрләреннән исән калган гаилә варислары 1990 елларда авылда булган биналарга компенсация сорап судка мөрәҗәгать итәләр. Суд карары буенча аларга күпмедер (сүзләр буенча 9 меӊ сум тирәсе) акча түләнә. Бүгенге көндә элекеге СССРныӊ төрле почмакларында, шулай ук Мари Республикасыныӊ Зур Карлыган авылында Ивашевлар гаиләсенеӊ варислары яши.

Сырья мәдәният йорты җитәкчесе Леонид Сапожников тәшвишләп, акрынлап, сеӊдерерлек итеп үз авылы тарихы белән таныштыра. Хәзерге вакытта әйбәт сакланган бу биналарга Ивашевларныӊ исемнәрен мәӊгеләштерү йөзеннән мемориаль такта куйдырту турында хыяллана икән ул. Күп кенә рәсми оешмаларга мөрәҗәгать итсә дә, хәзергә мәсьәлә хәл ителмәгән, эш һаман да шул финанска барып терәлә. Әмма Леонид ышанычын җуймый, «уйлаган эш булачак», ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250