Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәбрикләү сүзе

Рөстәм Заһидуллин, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе котлый

— Быел 29 июньдә Рәсәйдә рәсми рәвештә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан районыбыз яшьләрен күркәм бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, һәрберсенә матур киләчәк, ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр телим, уй-хыялларына, якты максатларына изге ниятләр аша ирешеп, районыбызны данлаучы, яшәтүче, зурлаучы шәхесләр булырга язсын!


Бүгенге мәктәп укучылары, студентлар, яшь эшчеләр-эшмәкәрләр, төрле һөнәри юнәлешләр буенча махсуслашкан яшь белгечләр тиздән Рәсәйнең үсеш, яңарыш юлларын билгеләячәк.

Яшьләр — безнең киләчәк, бүгенге көнебезнең киләчәктәге чагылышы.

Шуңа да аларның күңел халәтләре, иң кыю хыяллары безгә бик якын. Үз чиратыбызда яшьләребезнең сәләтләрен үстерергә, белемгә омтылышларын күтәреп алырга, хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәргә бурычлыбыз. Хөкүмәтебез һәм без бу юнәлештә эшлибез дә. Без һәрчак сезнең белән, мөхтәрәм яшьләр! Тауга таба менгәндә иңнәрегездәге канатлар сезгә көч бирсен, якты хыялларыгыз дөньяны матур төсләргә күмсен, илләр-көннәр тыныч булып, яшьлегегезнең кадерен белеп, бик бәхетле гомер итүләр, ныклы гаилә корып, сау-сәламәт балалар үстерүләр, үз халкыңа, милләтеңә лаеклы хезмәт итүләр насыйп булсын. 


Форсаттан файдаланып, районыбыз үсешенә өлеш керткән уңган-булган яшьләребезгә чиксез рәхмәтләребезне ирештерәсе килә, укуда, спортта, үзешчән сәнгатьтә, волонтерлык хәрәкә-тендә булсынмы, районыбыз яшьләре һәрчак алдынгы, зур рәхмәт аларга. 


Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр көне