Таксистлар борчыла
Районда такси хезмәте күрсәтүче шәхси эшмәкәрләр күп хәзер.
Юл йөреш кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр аларны да пошаманга салды. Хәзер таксистның юлга чыгар алдыннан көн саен машинасының төзеклеген раслап механик кул куйган, медицина тикшерүе узып сәламәтлеген раслаган путевкасы булырга тиеш. Шәхси эшмәкәр боларны каян юнәтергә тиеш? Бертөркем таксистлар редакциягә шуңа ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать итте.
- Таксистның машинасында шушы хезмәт белән шөгыльләнүен күрсәткән махсус билгеләр, арткы утыргычлары да эләктергеч каешлар белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Дөрес рәсмиләштергән путевкасы булмаса да штрафка тартабыз. Путевкага автомеханик урынына таксист үзе кул куйса да ярый. Әмма һәркөн иртән медицина тикшерүе лицензиясе булган медицина хезмәткәре үткәрсә генә дөрес санала. Путевкада шоферның сәламәтлеген раслаган печать булырга тиеш. Һәр таксист алар белән үзе килешү төзеп моны оештыра ала. Мондый медицина хезмәткәрләре район үзәк сырхауханәсе, район эчке эшләр бүлеге, сөт-май комбинаты, хуҗалыкларда һәм башка предприятиеләрдә бар, - дип җавап бирде район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин.
- Таксист булып эшләү өчен еллык патентлар гына да алып була икән, - дигән сорауга район салым инспекциясе җитәкчесе Руфинә Гыйләҗева болай диде.
- Юк. Патент бары тик шәхси эшмәкәр булып теркәлгән кешеләргә генә бирелә.
Җавапларны Хәлил НӘКЫЙПОВ әзерләде.
Фото Интернет челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев