Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тарихта үз эзебез”: Сосна авыл җирлеге

Сосна авылы борынгыдан ук мәгърифәтле җирлек булып саналган, укымышлы кешеләре белән дан казанган. Шуңа да җирлек рәисе, үзе дә зыялы, алдынгы карашлы булуы белән танылган Рәис әфәнде безне каршы алуга ук "бездә китап укучылар бик күп", дип ярып салды.

Чираттагы ялын итүче китапханәчене дә чакырткан.

Илсөяр Габидуллина белән китапханәгә юнәлдек. Заманында Сосна мәдәният йортын мөдир буларак уч төбендә тоткан, авылда мәдәниятне үстерүдә үзеннән гаҗәеп зур өлеш кертүе белән мәгълүм Әсмабикә апа Габидуллинаның өлкән килене булып чыкты ул. Килен кайнана туфрагыннан ярала диюләре рас: төгәллеге, эшне җиренә җиткереп башкаруы, кеше белән аралаша, сөйләшә белүе йөзенә чыккан, Әсмәбикә апача елгыр гына усаллыгы да сизелә.

Илсөяр ханым авылга тәрбияче буларак килә һәм биредә тормыш корып, төпләнеп кала. 20 елга якын балалар бакчасында сабыйлар тәрбияли. Сәнгатькә гашыйк, җыр-биюгә оста Илсөярне декреттагы мәдәният йорты мөдире урынына эшләп торырга дәшәләр. 2010 елда авыл китапханәсенә күчерәләр үзен. Китапханә, авыл җирлеге, участок вәкиле барысы да мәдәният йорты бинасына урнашкан. Һәммәсе дә бер булып, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләп ятмышлары. Җирлектәгеләр авыл хуҗалыгы исәбен алу белән нык мәшгуль, шунлыктан, чүп җыю буенча килешүләр төзешуне китапханәчегә тапшырганнар. Халык чүп җыюга ничек карый, дип кызыксынам:

- Карашлар башта төрле булды, - ди каршылыкларны гына җиңә белгән Илсөяр ханым.- Аңлата, төшендерә торгач, әкренләп ризалаштылар. Кемдер бик әйбәт, транспорт яллаганчы, чүпне җыеп ятканчы, атна саен китә торыр, ди. Транспорты булганнар да, барыбер без - хатын-кызларга инде ул, ирләр чүп җыештырып ятмый, диде. Чүплеккә илтеп аудару уңайлырак диючеләр дә әкренләп күнде.

Илсөяр ханым тормыш иптәше Фәнил белән өч кыз үстерә. Бергә яши башлауларына 25 ел була, димәк, көзгә Көмеш туйлары. Фәнил абый 18 ел инде Сосна хуҗалыгы рәисләрен йөртә. Эше һәм гаилә тормышы белән үрнәк кеше.

Илсөяр ханымга кадәр китапханәдә Рауза Борһанова, Рәсимә Хәбибуллина эшләгән. Һәр икесе дә сабыр йөрәкле, Сосна халкын мәгърифәтле итүгә фидакарьләрчә хезмәт куйган шәхесләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250