Тарих катламыннан исән чыккан тутыкмаган көмеш син
Бер мәҗлестә миңа аның “Каз канаты” җырын тыңларга насыйп булды. Танылган җырчыларны көнләштерерлек моңлы, көчле тавышы үзәкләрне өзде. Баксаң, Балтач мәктәбендә укыган елларында ук яшь егет үзэшчән сәнгать түгәрәгенең иң актив җырчысы була.
... Сак кына орынды
Тарих ярасына-
Шәһәрләр калыкты
Балчык арасыннан.
Газинур Морат
Һәр төбәкнең чын күңелдән горурланырдай, ихтирамга лаеклы шәхесләре бар. Якташыбыз Равил Габдрахман улы Фәхретдинов - әнә шундый фидакарь затларның берсе. Холкы белән үтә дә тыйнак Равил абыйның күпкырлы гыйльми, энциклопедик эшчәнлегенә сокланырлык. Аның миңа үз имзасы белән язып бүләк иткән “Ташлар моңы” һәм “Тарих фәннәре докторы, археолог Равил Фәхретдинов” дигән китаплары шәхси китапханәмдә иң кадерле истәлек булып саклана.
1937 нче елның 14 мартында туган булачак галим мәктәп елларында ук эзләнүчән, белемгә омтылышлы, үзешчән сәнгатьтә актив катнашуы, ярдәмчел, актив булуы белән аерылып тора.
Менә Балтач мәктәбе тарафыннан 1955 нче елда аңа бирелгән характеристикада түбәндәге юллар бар: “Балтасинская средняя школа уверена, что Фахрутдинов Р.Г. сможет быть достойным защитником своей Родины, своего народа” Мәктәп, укытучылар коллективы, теләкләре кабул буласын белгәннәрдер, аның фән өлкәсеннән китәсен тоемлагандыр.
1958-1963 нче елларда Казан Дәүләт педагогия институтында укыган чорында Равил абый фән белән ныклап кызыксына башлый. Фәннең дә ниндие әле - археология! 2 нче курста укыганда, Тукай, югары курсларда Ленин стипендиаты булган һәм вузны кызыл дипломга тәмамлаган яшь белгеч үзенең эшчәнлеген әнә шул археология фәненә багышлый, гомере буе шушы өлкәгә тугъры булып кала.
60 нчы еллар азагы 70 нче еллар башында әлеге вузның тел, әдәбият, тарих бүлегендә мин дә белем алдым. Яхшы хәтерлим, шушы бүлекне тәмамлаган элекке студент Равил Фәхретдинов хакында укытучыларыбыз безгә сөйләгәндә, мин аның якташы булуым белән горурланып утыра идем. Студент елларында ук институтның йөзек кашы булган бит ул: Ленин стипендиаты, группа старостасы, һәр җәйне археологик экспедицияләрдә катнашып, йөзләрчә истәлекләрне табып өйрәнгән, шулар хакында студентның Бөтенсоюз археологик конференцияләрдә докладлар ясаган, Мәскәү дәүләт университетының Мактау Грамотасы белән бүләкләнгән... 2 курста Тукай, югары курсларда Ленин стипендиаты, факультетның берләштерелгән татар хоры җитәкчесе... Чын мәгънәсендә институтның йөзек кашы.
Күренекле археолог А.Н.Халиков җитәкчелегендә аспирантураны тәмамлагач, бөтен көчен тарихи катламнарны өйрәнергә багышлый, Мәскәүдә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый.
“Археология ул - тарихның нигезе,”-дигән гыйбарә бар. Җир астында күмелеп калган бай тарихны өйрәнү өчен күпме ихтыяр көче, белем, сабырлык, түземлек кирәклеген үзләрен шул өлкәгә багышлаганнар гына беләдер, җитмәсә, бездә элек-электән археология фәне укытылмаган, археологлар әзерләнмәгән. Бу хакта Археология институты директоры Айрат Ситдыйков матбугатьтә язып та чыккан иде.
Яздан алып кара көзгәчә салкын җил, яңгыр, эссе кояш астында, гаилә җылысыннан аерылып, гади генә технологияләр ярдәмендә тарихи катламнарны ачу, чал тарих белән күзгә-күз очрашу. 2 меңгә якын археологик корылма, 159 шәһәрчек, 900 гә якын торак пункт, күпме зиратлар, калкулыклар, табылдыклар... Әнә шул милли тарихны өйрәнү шактый авыр чорларда галим, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чикләрен гыйльми хезмәткәр һәм эзләнү отряды җитәкчесе буларак, җәяүләп йөреп чыгу, тарихи чорларга, ядкарләргә караган меңнән артык табып өйрәнүгә күп көч куя. “Археологик эзләнүләр вакытында казыган балчык күләме күпме булды икән? Аны ходай үзе генә беләдер,”-дигән сүзләрендә тирән хаклык ята. Шушы хезмәтләре аны Төрки каһанлыгы, Алтын Урда, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы тарихы буенча күренекле белгеч итеп таныта. Фәнни экспедицияләр Татарстанда гына түгел, Чувашстан, Самара, Түбән Новгород, Ульяновск кебек төбәкләрдә дә киң колач белән алып барыла, шушы борыңгы чорның чагылдырган истәлекләр “Татарстан АССРның археологик картасы” өчен төп нигез була. Әлеге фәндә беренче тапкыр эшләнгән академик басманың авторы һәм иң күп археологик истәлекләре белән катнашучы да якташыбыз була. Ә инде дистә еллар буе Биектау районы җирлегендә алып барылган эзләнүләр нәтиҗәсендә Иске Казанга багышлап тарихи-этнографик музей, археологик база төзелү-аның фидакарь хезмәтенең нәтиҗәсе.
Мин әлеге язмамда якташыбыз Равил абыйның бөтен эшчәнлегенә тукталуны максат итеп куймадым, бу мөмкин дә түгел. Шунысына гаҗәпләнәм: бу кадәр киң колачлы титаник хезмәтне галим ничек башкарып чыккан, ничек өлгергән? Бүләк ителгән китабымда аларның исемлеге бирелгән: 30 дан артык китап(монография, дәреслекләр), 300 ләп фәнни мәкаләләр, чыгышларының тезислары, Күпме газета-журнал битләрендә аның фәнни-популяр язмалары урын алган! Күп кенә хезмәтләре Венгрия, Канада, Төркия кебек чит илләрдә басылган. Моннан тыш Тарих институтының фәнни хезмәткәре, кандидатлык, докторлык диссертацияләр яклау буенча Фәнни совет әгъзасы, археология буенча аспирантларның фәнни җитәкчесе, Рәсәйнең һәм күп кенә чит илләрнең фәнни үзәкләре белән бәйләнешләр алып бару, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Татар археологиясе” журналына нигез салучы, төзүчесе һәм баш мөхәррире, фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясау... Бары үз фәнен, милләтенә, аның тарихына булган олы мәхәббәт, тугрылык аны шулай фән өлкәсендә армый-талмый авыр йөкне тартып барырга этәргәндер.
Без - күп еллар дәвамында үз тарихыбызны тирәнтен белмичә үскән буын. Аның фаҗигале, данлы үткәне күләгәдә кала бирде. Ә менә 1985 нче елда галимнең башка авторлар белән берлектә чыгарылган “Татарстан АССР тарихы” дигән китабы мәктәп, гимназиядә укучылар өчен зур ачыш булды. Фәнни-методик яктан камил эшләнгән, рәсем, схема, карта, уңышлы сорау-биремнәргә бай әлеге дәреслек-кулланма төзәтелгән вариантта берничә тапкыр басылып чыкты. Яшь буынның үзаңын үстерүгә, үткәнен белү, тарихи хәтерен уятуда популяр хезмәт булды.
Халкыбызның “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”,-дигән мәкале, мөгаен, Равил абый кебекләр хакында әйтелгәндер. Тарих катламнарына, фәнгә чумган кешенең җыр сәнгате, мәдәният, әдәбият турындагы язмалары, бигрәк тә, күренекле моң иясе Илһам Шакиров турында иң беренчеләрдән булып “Җырчы” дигән китабын бастырып чыгаруы, бер караганда, сәер тоеладыр. Бер мәҗлестә миңа аның “Каз канаты” җырын тыңларга насыйп булды. Танылган җырчыларны көнләштерерлек моңлы, көчле тавышы үзәкләрне өзде. Баксаң, Балтач мәктәбендә укыган елларында ук яшь егет үзэшчән сәнгать түгәрәгенең иң актив җырчысы була, гармунда, композитор Ифрат Хисамов җитәкләгән тынлы оркестрда уйный, 1957 нче елда Мәскәүдә үткән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашу бәхетенә ирешә. Студент елларында фән белән бергә сәнгатьтән дә аерылмый: 4 ел факультет, соңгы курсларда 2 факультетның берләштерелгән хорын оештыручысы һәм җитәкчесе була. Агитбригада белән авыл-районнарга барып концертлар кую, әдәбият-сәнгать кешеләре белән студентларны очраштыру да аның турыдан-туры җитәкчелегеннән башка үтми.
Археологик экспедициядән кайтуын татар язучылары көтеп ала торган була. Х. Туфан, Г. Бәширов, Ш. Маннур, Х. Ярми, Р. Әхмәтҗанов, Г. Зәйнашева, С. Хаким, М. Мәһдиев, Ш. Маннапов, фән хезмәткәрләре, галимнәр, журналистлар галим белән очрашудан искиткеч зур тәэсир алганнар, шагыйрьләр, аның гыйльми эшчәнлегенә сокланып, шигырьләр иҗат иткәннәр.
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республикабызның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе, Һади Атласи исемендәге бүләкнең иң беренче иясе, язучы һәм галим Равил Фәхретдинов халкыбызның милли үзаңын күтәрү, җөмһүриятебезнең бердәмлеге өчен милли хәрәкәттә дә кайный, Сөембикә һәм Сөембикә манарасы, аңа ай кую мәсьәләсен дә күтәреп чыгучыларның берсе була. Ә инде тарихны пычратучы, милләтне бүлгәләргә маташучыларга, “без болгармы, татармы?”-дип кирәкмәгән бәхәс тудыручыларга үткен мәкаләләре белән җавап та бирә белгән. Башкаларның уңышына көнләшеп, үзләре әллә ни галимлеккә ирешә алмаганнар Р.Фәхретдиновка азмы киртә коралар: докторлык диссертациясен яклатмау өчен тырышсалар да, ниятләренә ирешә алмыйлар.
Ә инде 70 яшьлек юбилее алдыннан аңа “бүләк” ясыйлар: абруйлы галимне, хаксызга “кара археолог” исемлегенә кертеп, исемен пычратып, матбугатьтә язып чыгалар, ләкин хакыйкат барыбер җиңеп чыга.
Ифрат дәрәҗәдә нечкә күңелле Равил абыйның сәламәтлегенә болар җәрәхәт ясамый калмагандыр. 2014 нче март башында 77 яшендә йөрәге тибүдән туктый. Быелның 14 нче мартында аңа 83 яшь тулган булыр иде. Тормышка ашмый калган планнары булса да, шөкер, аның зур хезмәтләре, абруйлы исеме калды. Аның эшен дәвам иттерүче шәкертләре, улы галим Раил Фәхретдинов бар, бәлки оныклары да шул юлны сайлар.
Равил абый эше, гаиләсе белән бәхетле булды. Җәмәгате Әлфия апа, җаваплы эштә эшләсә дә, гаиләсен кайгыртып, аның кайгысын-шатлыгын уртаклашып яшәде, бүген ул-киленнәре, оныклары янәшәсендә бәхетле картлыгын кичерә.
...Менә без Балтачның үзәк мәчетендә, Равил абыйны искә алып, Коръән мәҗлесендә утырабыз.Табын тирәли уллары, киленнәре, оныклары, туганнары, дуслары, күршеләр. Әлфия апа безне уртак табынга җыйды. Равил хәзрәт Бикбаев аһәңле итеп Коръән укыганнан соң. мул табын янында җылы истәлекләр белән уртаклаштык. Эше никадәр тыгыз, җаваплы булса да, Равил абый туган Балтачын онытмады, яратты, якташларының уңышына сөенеп яшәде. 1994 нче елда Балтачта мәчет ачылгач язылган “Кичке азан” (мәчет ачканда яңарган хатирәләр), табигатьне пычратмау, елга-буаларны саклау кирәклеген безнең якны, Яңгул тегермәнен мисалга китереп язган мәкаләләре шул хакта сөйли. Равил абыйның “Балтач тарихы” китабын язу турында да олы хыялы бар, инде материаллар да туплый башлаган иде... Сөекле шагыйребез Тукайның әнисенең кабере кайсы урында икәнлеге турында бәхәсләр барды. Сосна Пүчинкәсе зиратында Бибимәмдүдә каберен ачыклау, аңа таш куйдыруны да оештыручы, саваплы гамәлләр кылучы ул булды. Ә менә Норвегиядә 2000 нче елны үткән Язучыларның Халыкара Конгрессында Татарстан ПЭН үзәге тарафыннан инглиз теленә тәрҗемә ителгән Тукайның “Шүрәле” һәм Р.Фәхретдиновның “Татар тарихы” монографиясе тәкъдим ителүе үзе генә дә ни тора!
“Кеше китә, җыры кала,”-дибез. Армый-талмый милләтебезгә, фәнгә хезмәт иткән, фаҗигале тарихыбызны курыкмыйча яза алган күпкырлы галимнең исеме мәңгеләштерүгә лаек. Меңьеллык тарихы булган Казаныбыз һәм районыбызда төзелеп килүче яңа урамга Равил Фәхретдинов исемен бирү бик мәслихәт эш булыр иде!
Язмамны шагыйрь Шамил Маннаповның шигъри юллары белән тәмамлыйм:
Карыймын да сиңа, сокланамын:
Картаюны белмәс егет син;
Тарих катламыннан исән чыккан,
Тутыкмаган көмеш кебек син!..
Илсөя Һадиева,
Кариле авылы.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев