Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Рәисенең Рәхмәте

«Туган республикабызга багышланган олы хезмәтегездә уңышлар телим».

Алдан хәбәр иткәнчә, Балтач районында күмәк хуҗалыкларда көнлек савым беренче тапкыр 400 тонна чиген узды.
Бу уңайдан балтачлыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов котлап, телеграмма юллады. Менә нинди җылы сүзләр язылган анда:

«Хөрмәтле Рамил Рашитович! Мөхтәрәм Балтач муниципаль районы хезмәтчәннәре! Сезне әһәмиятле хезмәт казанышына ирешүегез — районда тәүге мәртәбә тәүлегенә 400 тонна сөт җитештерүегез белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Барлык балтачлыларның бердәм һәм максатчан хезмәтләре бәрабәренә ирешкән эчкерсез хөрмәткә лаеклы әлеге нәтиҗә республикабызның авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегендә лидерлык сафларында баруын тагын бер кат раслады. Сезнең һәрберегезнең үз урыныгызда уртак эшләребез мәнфәгатьләрендә намус белән хезмәт куюыгыз һәм туган илебезнең, республикабызның азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертүегез бүген аеруча да зур кыйммәткә ия. Һөнәри осталыгыгыз, үз эшегезгә бирелгән һәм бердәм булганыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Яраткан Татарстаныбызны данлау хакына яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне һәм дә даими күңел күтәренкелеге теләп калам. 

Барчагызга исәнлек-саулык, бәхет, туган республикабызга багышланган олы хезмәтегездә уңышлар телим. Алга таба да дәртләнеп, көч-куәт биреп эшләрсез диеп ышанам. 

Зур рәхмәт сезгә, кадерле балтачлылар!

Татарстан Республикасы Рәисе: Р. Н. Миңнеханов.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телеграмм