Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 20 фандомат 12 млн пластик шешәне эшкәртүгә озатырга мөмкинлек бирәчәк

600 тоннага якын пластик һәм алюминийдан яңа товар җитештерергә мөмкин, дип саныйлар «РТ-Инвест» компаниясендә.

20 фандомат 12 миллионга якын пластик шешә һәм банканы эшкәртүгә озатырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «РТ-Инвест» компаниясенең матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Бу 600 тоннага якын пластик һәм алюминий дигән сүз, аннан яңа товар эшләп чыгарырга мөмкин. Сынау проекты барышында бер ел эчендә шул күләмдә пластик шешә һәм банка җыярга мөмкин.

Мондый аппаратларның барысы да тулысынча Россиядә җитештереләчәк.

 «РТ-Инвест» компаниясе ай ахырына кадәр Татарстан башкаласында тәүге фандоматлар урнаштырачак. Казан мэриясе исә 3 меңгә якын фандомат куярга ниятли. Алар тапшырган пластик шешә өчен акча бирәчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/business/24-01-2020/tatarstanda-20-fandomat-12-mln-plastik-shesh-ne-eshk-rt-g-ozatyrga-m-mkinlek-bir-ch-k-5718241

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев