Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда бер баланы котырган мәче тешләгән

Суд янут хуҗасын хөкем иткән

Тукай районы Кече Шилнә авылында 13 яшьлек үсмерне котырган мәче тешләгән. Бу өй мәчесе булган, башка гаилә әгъзалары белән дә “элемтәдә” торган. Баланы тешләгәч, мәче качкан. Өч көн узганнан соң кайткан да берничә көннән җан тәслим кылган. Шуннан соң гына мәче хуҗалары хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр, үсмергә прививка ясатканнар. Ветеринария хезмәтендә алар бу күңелсез хәлнең күп фатирлы йортта килеп чыгуын әйткәннәр. Шуннан соң белгечләр андагы барлык йорт хайваннарына вакцинация уздырырга мәҗбүр булганнар.   Соңыннан үсмернең авылдагы шәхси йортта шундый күңелсезлеккә дучар булганлыгы ачыкланган. Мәче хуҗасының башта дөресен әйтүдән куркуы сәбәпле ветеринария хезмәтенә күп вакыт исраф итәргә: бу юлы инде авыл урамнарын йөреп чыгарга туры килгән. Белгечләр авыл халкын мондый хәлләрне яшереп калдырмаска өндәгән,   Сүз уңаеннан, узган елның көзендә Татарстанда суд янут хуҗасын хөкем иткән. Җәнлек үз хуҗасының баласын тешләгән булган. Алабугада яшәүче 22 яшьлек әлеге хатын-кызга “Саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салу” маддәсе буенча 3 айга ирегеннән чикләү билгеләнгән. Фото: пиксабай

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=35733

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев