Татарстанда машиналарны газга күчерү чыгымнарының 60%ын каплаячаклар
Коронавирус пандемиясеннән соң икътисадны торгызу өчен, 20 июльдән РФ хөкүмәте башлап җибәргән гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү программасы эшли башлаган.
Казанда автомобильләргә газ баллоны җиһазларын урнаштыру компаниясе директоры Денис Савельев 2020 ел башыннан Татарстанда 800дән артык автомобильнең метан газына күчерелүе турында сөйләгән. Республикада газга күчерелгән яки шундый җиһазлар сатып алынган 7 меңгә якын автомобиль йөри.
Республика территориясендә стандартлар газ җиһазлары урнаштыру өчен аккредитацияләнгән 15ләп сервис эшли. Алар турында мәгълүмат Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы порталында урнаштырылган. Сервиска мөрәҗәгать итү өчен документлар пакеты кирәк: паспорт һәм транспорт чарасына документлар; җиһазлар урнаштыру 6-7 сәгать тирәсе дәвам итә.
20 июльдән гражданнарга, шул исәптән үзмәшгульләргә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасы эшли башлаган, аның буенча газ җиһазлары урнаштырган хуҗалар 30% урынына 60%лы ташлама алачак. Тагын 30%ын «Газпром» үз иярчен предприятиеләренең маркетинг программалары хисабына бүлеп бирәчәк. Шулай итеп, үз автомобильләрен газга күчерергә теләүчеләргә эш хакының 10%ын гына түләргә кала, дип билгеләп үткәннәр ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә.
«Бүгенге көндә җиһазларның уртача бәясе – 85 мең сум. Транспорт чарасын кулланучы яки аның хуҗасы ул җиһазларны 30-35 мең сумга сатып алырга мөмкин, һәм 27 мең сумлык газ өчен аңа карточка бирәчәкләр. Ягъни хуҗаның чыгымнары нәтиҗәдә 5-7 мең сум тәшкил итәчәк», – дип өстәгән Денис Савельев.
Белгечләр бензиннан газ ягулыгына күчүнең мөһим өстенлекләренең берсе дип акчалата экономияне атый: «92нче маркалы бензин – 42, ә газ ягулыгы 16 сумга якын тора. Ягъни экономия 3 тапкыр диярлек», – дип билгеләп үткән газ баллон-җиһазлары урнаштыру буенча компания директоры.
Моннан тыш, газ җиһазларын урнаштырганда хуҗа шулай ук бензиннан да файдалана ала. Баллонда газ беткәч, машина автомат рәвештә бензинга күчә.
Белгечләр газ җиһазларын урнаштыруның өченче өстенлеге булып экологик яктан чисталыкны билгели: «Шәһәрләрдә әйләнә-тирә мохитне төп пычратучы – сәнәгать предприятиеләре түгел, ә автотранспорт. Экологлар мәгълүматлары буенча, автотранспорт өлешенә шәһәрләрдәге пычрак һава бассейнының 70-90%ы туры килә», – дип басым ясап әйткәннәр ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Газ ягулыгына күчү өчен машинаның яңа булуы мәҗбүри түгел, шулай да 10 елдан да искерәк булмаска тиеш. Җиһазлар үзе дә нинди дә булса автомобиль төренә аерып билгеләнмәгән, ул күп тапкырлар кулланыла ала. Яңа машина сатып алган вакытта аны сүтеп алырга һәм яңасына урнаштырырга була.
Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен белгечләр җиһазларны махсус автосервисларда гына урнаштырырга киңәш итә.
Фото: «Татар-информ»/Вероника Ваганова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев