Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанстат: 2021 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча яңа соцпрограммалар эшләнәчәк

Бөтенроссия халык санын алу илнең милли составы һәм кулланыла торган телләр турында яңа уникаль белешмәләр җыярга мөмкинлек бирәчәк

Татарстанлыларның Бөтенроссия халык санын алуда катнашуы бик мөһим, чөнки аның нәтиҗәләре буенчча, социаль программалар эшләнәчәк, дип хәбәр итте Татарстанстат.

«Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр бара. Россия халкының алдагы халык санын алу 2010 елда узды. Узган еллар эчендә безнең ил бик үзгәрде. Алда торган халык санын алу йорт хуҗалыклары саны, аларның структурасы һәм гаилә тормышы шартлары, белем дәрәҗәсе турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Халык санын алу девизы „Киләчәкне булдырабыз!“. Аның нәтиҗәләре социаль программаларны эшләү өчен кирәк. Әйтик, 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә ана капиталы кертелде», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Әлеге халык санын алу Россия төбәкләрендә, шәһәрләрдә һәм авылларда барган социаль-икътисади процессларны яхшырак күрергә, илнең үсешен төгәлрәк планлаштырырга һәм халыкка ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруда кирәкле чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Быелгы халык санын алу илнең төрле төбәкләрендә студентлар, яшь белгечләр һәм гаиләләр нинди социаль ярдәмгә мохтаҗ булуын күрсәтәчәк. Халык санын алуның яңа мәгълүматлары торак йортларның мәйданы һәм торышы, биналарны төзекләндерү төрләре һәм төбәкләрдә һәм муниципалитетларда яшәүнең санитар-гигиеник шартлары ничек үзгәрүен күрергә мөмкинлек бирәчәк.

"Халык саны һәм халыкның җенесле составы турындагы мәгълүматлар белән бергә әлеге мәгълүматлар төбәк хакимиятләренә торак, социаль объектлар, коммуникацияләр төзелешен төгәлрәк планлаштырырга һәм кешеләрнең үз йортларында һәм фатирларында яшәү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк", — дип билгеләп үтте Росстат башлыгы урынбасары Павел Смелов.

Моннан тыш, Бөтенроссия халык санын алу илнең милли составы һәм кулланыла торган телләр турында яңа уникаль белешмәләр җыярга мөмкинлек бирәчәк. Халык санын алу битләренә берьюлы берничә этнолингвистик мәсьәлә кертелгән: милли тел, туган тел, рус телен һәм башка телләрне белү һәм файдалану дәрәҗәсе.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу