Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таулар кочагындагы Көек (2 өлеш)

28 ноябрь иртәсендә Көек авылына юл тоттык. Бар табигать ап-ак, агачларга кунган бәсләргә кояш нурлары төшеп, алар тагын да матурырак булып ялтырап торалар. Төрле ел фасылында да авылыбызның табигате бик матур, ди көеклеләр. Авылыбызның тау башы җир җиләге, кыргый алмагачлар, баланнар чәчәк атканда ап-акка төренеп, тагын бер гүзәлләнеп ала, дип тә искәртәләр.

Көек авылына кергәнче үк сул якта Корыч дигән чишмә каршы ала. Ул олы юлдан астарак урнашкан, ләкин йөрер өчен бөтен уңайлыклары да булдырылган, баскычы да бар, зәвыклы күпере дә, су ала торган җире дә уңайлы. Әлеге чишмәгә көеклеләрдән бигрәк Балтач халкы килеп су алуын да җиткерде авылда яшәүчеләр. Чишмәнең тирә-юнен төзекләндерү эшләрен тулысынча Рәис Садыйков башкарып чыккан. Чишмәгә юкка гына Корыч исеме бирелмәгәндер, авыл да бит корычтай нык һәм бу, әлбәттә, авыл халкының тырыш булуын раслап торучы дәлил. Ә менә Көекнең элекке чорларына әйләнеп кайтсак, башта ул мондый таза тормышлы булмаган. Бу хакта авыл өлкәннәре дә сөйләп узды.

Районыбызда беренчеләрдән булып бизәлгән ат белән Балтачта әрәпә җыюда һәм Сабантуйларда катнашкан Камил абый Бариевны белүчеләр аз түгелдер. Тальяннарда өздереп уйнаучы оста да әле ул. Аның белән танышуыма да дистә елдан артык инде, сөбханаллаһ, ул үзгәрми, инде 84 яшен тутырса да, күңеле көр аның. Дөрес, соңгы елларда зур югалту кичерә ул – 2020 елда 60 ел иңне-иңгә куеп яшәгән тормыш иптәше Рәйсә апа бакыйлыкка күчә. Хатынының вафатын авыр кичерә Камил абый, быел, инде яшем бар, дип атын да сата. Ә бит үсмер чорыннан алып ул гел атлар янәшәсендә йөргән кеше. Бүген дә атын сагына ул, ләкин хатирәләрен барлап, ирешелгән уңышлары белән үзен янәдән юата. – Җигелгән ат белән күп кенә Сабантуйларында булырга, беренче урыннарны яулап, бүләкләр алырга да ирештем. Бер елны катнашырга дип Казанның Дәрвишләр бистәсе Сабан туена алып бардылар мине, шунда җырчы Салават Фәтхетдинов күреп, вәт шәп сбруйлар бу, молодец, бабай, дип мактап та үткән иде. Атны саткач, кашовкасын да, ат чанасын да, арбаны да Бөрбаш музеена Җәлил хәзрәт алып китте. Шунда ак ат ясап, матур итеп корып куйганнар, барып карап кайттым. Сбруйлары чормада инде, чукларын Рәйсәм эшләп биргән иде, аларны югалтмас өчен, аның төсе итеп, чормага алып менеп элеп куйдым, ди. Бүген Камил абый кызы һәм кия-ве янәшәсендә кадерле картлык кичерә. Әңгәмәдәшем белән авыл тарихын барлар өчен аның балачагына кайтып килдек. 

– Элек авылыбыз хәерче, тормышлар да начар иде, хәзерге кебек түгел. Бүген бит авылның бер башыннан кереп, икенче башына чыкканчы матур, таза йортлар белән сокланып йөрерлек. Авылыбызда  башлангыч мәктәп бар иде, анда укыганнан соң, Чапшарга йөреп белем алдык. Ул чакларда авылда кечкенә генә сарык, дуңгыз фермалары эшләде, алар түбәндә урнашкан иде. 15 яшемнән мин дә шул фермаларда эшләдем. Аннан соң 1975 елда ферманы югарыга салдылар. Пенсиягә чыкканчы ат белән шунда хезмәт куйдым. Терлекләргә азыгын да керттем, тегермән дә тарттым. Хезмәтемне хөрмәтләп, лаеклы ялга чыкканда ул чактагы хуҗалык җитәкчесе Хәкимулла Сибгатуллович атны үземә бүләк итеп бирде, – дип истәлекләрен барлады Камил абый.

Элек-электән бу авылда мәчет тә булган, ләкин башка җирдәге кебек биредәгесенең дә манарасын кискәннәр һәм анда башлангыч мәктәп ясаганнар. Еллар үтү белән ул клуб ролен дә үти башлаган һәм Камил абыйлар шунда вечерларга чыга торган булганнар. Бүгенге клуб инде башка җиргә урнашкан, Камил абыйның әтисе бригадир булып эшләгән чагында фундаментын казыткан булган, шуңа да әңгәмәдәшем ул бинаны бик якын итә. Инде салынганына бер генә дистә ел үтмәсә дә, клуб-китапханә бүген дә үз эшен дәвам итә. Әниләр көненә багышлап, район мәдәният үзәге хезмәткәрләре килеп бик матур концерт куйганнар, мондый матур чарада күптән булганыбыз юк иде инде, бик шәп булды ул концерт, дип рәхмәтләрен дә ирештерделәр көеклеләр.

Бүгенге мәчеткә әйләнеп кайтсак, ул 1996 елда төзелә. Аның беренче имамы булып Фәләхетдин Фәсхетдинов тора, аннан соң инде 1998 елда Фаяз абый Садыйковны билгеләп куялар. Шул елдан быелга кадәр Фаяз абый авылда имам вазыйфасын үтәп, биш вакыт азан әйтеп килә. Бүгенге көндә Фаяз абый имам булудан туктаса да, азан әйтү эшен үзе башкара. Зәйтүнә һәм Фаяз Садыйковлар гаиләсе авылда иң хөрмәтлесе. Көек авылында туып-үсеп, биредә тормыш корып, биш ул тәрбияләп үстереп, аларга дөрес тәрбия биргән гаилә белән якыннанрак танышып узыйк әле. 

– Без икебез дә шушы авыл кешеләре. Авылыбызның барлык үзгәреш чорларын да күрергә туры килде, без кечерәк чакта биредә кырыклап йорт бар иде. Авылдашларыбыз фермада эшләде, чыпта сугучылар да бар иде. Элек бездә сыер фермасы да, сарыкныкы да булган. Аны бетереп, Чапшарга берләшкәч, өч авыл бер колхоз булдык. Шуннан соң инде дуңгыз асрала башлады. Инде хәзер дуңгыз бетеп, үгез һәм таналар үстерелә. Авылыбыз таза, чөнки халкы эшчән һәм тырыш. Авылыбызда балалар бакчасы да, мәктәп тә юк, ул яшьтә булган балалар Балтачка йөреп тәрбияләнә һәм белем ала. Кибет атнага өч мәртәбә шулай ук Балтачтан килә, ул авылыбызның ике җирендә туктап хезмәт күрсәтә. Мәчет эшчәнлегенә килгәндә, намазга йөрүче кешеләр аз әле, җомга намазларында сигез дә, тугыз да булабыз, кайчак уникеләп тә кеше җыела. Коронавируска кадәр мәчеттә корбан ашлары да үткәрелеп килгән иде, шул чорда тукталган эш яңадан торгызылып китмәгән килеш. Корбан гаете көнне мәчетебезгә 70-80ләп кеше җыела, алар алдында мәчетнең отчетын да үткәрәбез, ул көнне авыл буенча хәл ителәсе мәсьәләләр булса да әйтелә, – дип Зәйтүнә апа белән Фаяз абый истәлекләре һәм авылның бүгенге көнкүреше белән бүлештеләр.

Балачактан бер-берсен белеп үскән Зәйтүнә белән Фаяз 1961 елда гаилә коралар. – Үзебез йөрдек, үзебез килештек, үзебез барыштык, үзебез гомер иттек, 61 ел тулып, 62нче елына китте, – дип сүзне башлады Зәйтүнә апа. – Биш бала үстердек, олысы авырудан бакыйлыкка күчте, – дип өлкәннәр бер мәлгә сүзсез дә калдылар. Бөтен дөньяларының бер ягы кителеп, бала хәсрәте дигән зур югалту күңелләрен телеп яши аларның. – Олы улыбыз Рашит Балтачта төпләнгән иде, икенчесе – Фирдәвес, ул Курмалада яши, өченчесе – Фидаил, шулай ук Балтачта тора, дүртенчесе – Рәис, төп йортта калды, төпчеге – Рафис, ул да Балтачта яши. Барлыгы ун оныгыбыз, дүрт оныкчыгыбыз бар, бик бай әби белән бабай без, – дип сөенәләр өлкәннәр. – Һәрбер малайга үзебез өй салып, лапас, каралты-курасын төзеп, башка чыгардык, – ди Фаяз абый, аның сүзенә җавап итеп, биш малайга биш өй салды, бабай бик нык, булдырам дип яши торган кеше булды. Улларыбыз да бик әйбәт булдылар, эшләгән акчаларын үзләре туздырмады, әтиләренә алып кайтып бирделәр. Әтиләренә акча алып кайтып биргән көн минем өчен бәйрәм – әтиләрен хөрмәт итеп алып кайтып бирәләр бит. Мин шушы яшькә җитә алуыма да бик бәхетле, чөнки картлыкның да нинди булганын күрә алдык, – дип хис-кичерешләре белән бүлеште Зәйтүнә апа. Әлеге гаилә белән аралашканда аларның бер-берсенә булган хөрмәте, ихтирамы сизелеп тора иде. Әле тагын озак еллар тигез, матур тормышлар насыйп булсын аларга, өстәл артында ялгыз чәйләр эчәргә язмасын!

Таулар алган кочагына

Җилләр тимәсен диеп,

Исемеңне җырга салам

Туган авылым Көек!, шушы сүзләр Көектән юлга кузгалучы һәркемне озатып кала. Ә без әле саубуллашмыйбыз, бу авыл турындагы язмабызның дәвамын газетаның алдагы саныннан укый алачаксыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев