Текә ярда (юл язмалары)
Барган җиренә ашыгуына карамастан, Гөлсинә юл буенда менә авам, менә егылам дип чайкалып торган кыз баланы күргәч, бик теләрдән булмаса да машинасының тормозына басты.
"Яп-яшь кенә бала. Лыкыл исерек. Юлда бер ялгызы. Ни хәл очрамас диген, - уйланды Гөлсинә. - И, дөньясы!.." Яхшы гына салып алган кыз исә бер тын баргач укшый башлады. Нигә утырттым бу исерекне, дип үкенә башлаган Гөлсинә, машинасын туктатып, кызның косканын көтеп торды.
- Әтисе бармы соң кызыңның?
- Белмим кем икәнен...
- Очраклы гына бала инде, димәк?
- Мин алай санамыйм кызымны. Мин аны үлеп сөям. Ул да мине бик ярата. "Әннә, әннә" ди, - Алсуның күзләрендә беренче тапкыр елмаю чагылды. Гөлсинәнең сорауларын да көтмичә, бәләкәч Диләрәсе турында сөйли башлады...
- Ә беләсеңме... Син бит озакламый яраткан балаңны югалтачаксың" - диде. Таныш булмаган хатыннан көтмәгәндә мондый сүзләрне ишетеп, Алсу бер мизгелгә тынып калды. Ничек инде ул югалтсын Диләрәсен? Нәрсә сөйли бу хатын? Әллә акылыннан язганмы?
- Ни сөйлисез сез? Нигә алай дисез?
Гөлсинә тиз генә җавап бирмәде. "Уйлансын әле әзрәк. Авырткан җиренә тисә, бәлки, барып җитәр. Бәлки, аңлар әзрәк...", - дип уйланды ул үзалдына.
Күзләреннән яшьләре атылып чыгардай булган Алсу бу сәер хатынга төбәлеп:
-Әйтмәгез андый сүзләр. Диләрәм минем бу тормышта бердәнбер шатлыгым, бердәнбер куанычым. Ул мине бик ярата. Әнием мине яратмый... Ул миңа өйгә кайтмаска кушты... Мин кайтмыйм бүтән анда ..., - дип тезеп китте.
- Әниең сине яратмый? Ә ни өчен әниең сине яратырга тиеш? Тырыша-тырмаша, көч сала-сала, интегә-интегә сине үстереп, менә шулай йөргәнең өчен яратырга тиешме?
Алсу борынын мышкылдатып кына җавап бирде.
-Муенына бала такканың өчен яратырга тиешме сине әниең? Бәлки, аның да сине үстереп кеше иткәч, әзрәк үзе өчен яшисе киләдер? Син үзең, баламны яратам, дисең. Ә ни эшләдең син балаң өчен? Күке кебек әниеңә ташлап чыгып киттеңме?
Кыз җавап тапмады. Шулай да, бераз сүсез баргач:
-Апа, ни дип әйтсәгез дә, мине ничек тиргәсәгез дә, кызыңны югалтасың, дип әйтмәгез, зинһар, - дип ялварды.
- Әй, кызым, миннән торамы соң эш? Үзеңнән тора. Әнә бая мин утыртканда упкынга очардай, егылырдай булып талпынып тора идең. Син бит хәзер дә шул халәттә. Әниең, кызың кулларын сузган бу ярга сикерсәң, югалмассың. Ә рәхәт, җиңел күренгән эчкече, алдакчы дусларың көткән ярда упкын. Анда син кызыңны да, үзеңне дә югалтачаксың...
Кыз дәшмәде. Бары юеш танавын учлары белән сөртеп кенә алды.
Сөйләшеп бара торгач, кыз яшәгән зур гына авылга килеп тә җиттеләр. Гөлсинә кыз күрсәткән җирдә машинасын туктатты да Алсуга борылып карады. Алсу тиз генә чыгып китмәде. Башын игән килеш бераз утырды да, чак кына ишетерлек итеп: "Рәхмәт сезгә, апа, барысы өчен дә...", - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев