Әтисез каршылаган беренче Яңа ел (фото)
Иске Салавыч авылында бер урам бар, тар урам, кысан урам. Шул урам Яңа Салавыч, Биктәш авылларына илтә, шуннан халык Сабантуй мәйданына төшә, Шушмага су коенырга, балыкка йөри. Шуңа да бу тар урамда яшәүчеләр машина юлының уң сукмагыннан үтүчегә дә, сул сукмагыннан йөрүчегә дә яхшы таныш. Биредә яшәүчеләр тыныч холкы, хезмәт...
Габделфәрт абый белән Фирая апа иңне-иңгә куеп кырык ел гомер итәләр. Фирая апа балалар бакчасында завхоз булып эшли. Габделфәрт абый колхозның алыштыргысыз шоферы, соңыннан механигы була. Аз сүзле, сабыр холыклы, эшен биш бармагыдай белгән специалист колхозның йөзек кашына әверелә. Эшләгәнен күрәләр, авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре исеменә тәкъдим итәләр үзен. Хезмәт дәверендә алган орден-медальләре дә җитәрлек. Мин булдырам, мине алыштырырдай кеше тумаган әле дип күкрәк кагып яшәми Габделфәрт абый, киресенчә, яшьләрне өйрәтә, бик күп матбугат укый, район гәҗитеннән башлап, "Комсомольская Правда"ның хәрефен дә төшереп калдырмыйча язмалар белән танышып чыга, дөнья яңалыклары белән кызыксына. "Татарстан" хуҗалыгының гомер бакый алдынгылыкта баруында Габделфәрт абый кебек аз сөйләп, күп эшли торган укымышлы шәхесләрнең өлеше бәхәссез. Лаеклы ялга чыккач та матбугатны алдыртудан туктамый, өлкәнеке белән бергә кушып, 5000 сумга кадәр газета-журналга языла. Пенсиягә чыгып, картлык рәхәтлекләренә генә кинәнә алмыйча кала шул...62 яшендә мәрхүм була. Югыйсә...нинди матур иде аның олыгайган көне....балалары, оныклары белән күркәм иде...
Гомер-гомергә игелекле нигез булып, бары яхшлыклары белән генә танылган төп йортта башкача була да алмый торгандыр ул. Боларның һәммәсе дә йорт башы-гаилә хуҗасы Габделфәрт абыйның үз сүзен бастырып, ныклап әйтә белүендә, төпле ата, ышынычлы кеше булуыннан гыйбарәт. Төп йорт һәрчак туганнарын сыендыручы җылы учакка әверелә, тормыш бит ул, төрле чаклар була, кайтып та керерсең, чыгып та китәрсең, нинди генә очракта да төпле ир җылы карашын кызганмый, киресенчә, аның янәшәсендә туганннары, якыннары үзләрен ышыкта кебек тоя. Олы йөрәкле туган булганга күрә үзләренә дә якыннары хозурында һәрчак кадер-хөрмәт күрсәтелә. Тол калып, бик озак ялгызлыкта гомер кичергән киленнәре кабат тормыш корырга фатиха сорап килгәч тә, олы абый каршы килми, ризалыгын бирә. Әгәр аны яратмасалар, хөрмәт итмәсәләр, яхшылыкларын күрмәсәләр, янына килеп киңәш-табыш итеп торырлар идеме икән... Шуңа да аны югалту якыннарының күңел күген кара болыттай каплады, кара кайгыдан хәйран озак арына алмыйча йөрделәр.
Гомер йомгагы тәгәри дә тәгәри... Үлгән артыннан үлеп булмый..Ләкин тормыш өчен янып торган, гаиләсенә игелек кылган, туганнарын якын иткән, кешеләргә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торган кешене онытып та булмый. Кире кайтару да мөмкин түгел. Иртә китте шул...Шунысы якыннарының җанын телә. Диләрә белән Сәмирә әле һаман бабай кайда, ник кайтмый ул, дип бәгырьләрен өзә. Алар өчен бу гомерлек табышмак, үсә төшеп, аңлый башлагач та алар яраткан, басынкы бабаларын көтәчәк әле. Чөнки үзем белән шулай - миңа да оныгым дип өзелеп торган бабамның үлемен әйтмәделәр, дәү әтиең янына китте, диделәр, мәрхүм дәү әтине дә Донбасстан кайтмый әле, дип, күпме көттергәннәр иде... Гәрчә бабамның үлем түшәгендә ятканын күрсәм дә, чирләде дип кенә хәйләләп, дүрт яшьләр тирәсендәге кызчыкны ерак әбиләргә алып киттеләр. Ул көннәр күңелдән мәңге китми һәм китмәс тә. Мин аны бүгенгедәй хәтерлим. Акылым белән аңласам да, күңел әле дә бабай белән дәү әтине көтә. Үзең яраткан һәм сине яраткан кешләрне генә шулай көтәсең, сагынасың икән ул. Шуңа да узганда- киткәндә бу ике кызга тыныч кына карый алмыйм. Күңел тула. Җитеш тормышта кайнана белән киленнең матур яшәүләрен күреп кенә тынычланам. Әйе, җитеш, каралты-кура нык, йорт яхшы. Тырышты Габделфәрт абый, бик тырышты. Уллары белән бергә барысын да яңартып, җиткезеп китте. Нишләмәк кирәк, бар як та җитсә, бер як кителә дигәннәре хактыр.
Табиблар күпме генә көрәшмәсен, йөрәк тернәкләнергә уйламый да. Балалары, туганнары ничек кенә ярдәм итмиләр, кая гына алып бармыйлар, бар да юкка... Фирая апа күпме генә өметен өзәргә тырышмасын, тәкъдир дигәннәре асыл гөлне өзә шул.
Габделфәрт абыйны күмәргә бик күп кеше җыела...хезмәттәшләре ,авылдашлары...чордашлары...классташлары... Район башлыгы Рамил Нотфуллин да"Татарстан" хуҗалыгында фидакарь хезмәт куйган хезмәткәрен онытмый, вакыт табып гаиләсенең хәлен белергә, кайгыларын уртаклашырга килә, каберенә чардуганны да үзе ясаттырып куйдырта. Уллары эшләгән-яшәгән Бөрбаш халкы, "Бөрбаш" җәмгыяте һәм аның директорының ярдәмен, кайгыртучанлыгын әйтеп бетерерлек түгел... Борнаклылар, кызы Вәсилә эшләгән Балтач мәктәбе коллективы (әти авырганда сорадым да киттем, сорадым да киттем, - ди Вәсилә.- Шулчакта мәктәп директоры Гөлчәчәк Фидаелевна ник бер авыр сүз әйтсен... Аның рәхимлелеге алдында башымны иям. ) Салавыч мәктәбе, балалар бакчасы, җәмгыятьтә эшләүчеләр, күрше-тирә, авылдашлар... барысы да килә...Аларга карата Фирая апа күңелендә бүген дә әйтеп бетергесез рәхмәт хисләре яши.
Тар урамнан "Газель" машинасы үтсә, Фирая апа сискәнеп куя. Габделфәрт абый да бит соңгы елларда "Газель"дә йөргән , запчасть эзләп бармаган төбәге калмаган... таш явып торса да юлда булыр иде бәлки, ди Фирая апа, колхозның эше тукталмасын дип үз-үзен аямыйча эшләде, ди. Машина тузса, аны яңартырга чарасын да, запчастен да тапкан, тик менә үзенең тузган йөрәгенә генә дәва табалмаган.
...Яңа Салавычта Сабантуе барган бер көннәрдә, авылның мәчет төзелешен башлап йөрүчеләрнең берсе булган Рауза Фәләхиевнаны мәрхүм Габделфәрт абыйның олы улы Альберт бәйрәм караган җиреннән дәшеп ала да, мәчет төзелешенә дип кулына биш мең сум акча тапшыра. Илле берен укытканда җыелган сәдака акчаларын да әлеге мәчет төзелешенә бирәләр. Нәсел тамыры да тоташмаган бу авылга рәхим-шәфкать кылулары юкка түгел угъланнарның, әтиләренең матур, кабатланмас яшьлеге, җан дуслары шушы авылдан, Фарук белән Рифат дусты да шушында күмелгән... Дуслык хакын хаклый алар...
Мактаулы хезмәте, гаиләсе белән бар авылга үрнәк булып торган Габделфәрт абый Габдрахмановны искә алуыбыз аның рухын шат кылса иде. Яңа Салавыч авылы мәчете төзелешенә акчалата ярдәм иткән гаиләсенә мең рәхмәт.
Ә су буенда таллар шул килеш... Тик картайганнар гына... Карт инде дип тимәгез аларга, кисмәгез. Торсыннар.. алар бит шушы җирлектә яшәүче сезнең һәм безнең әтиләрнең яшьлеген, Габделфәрт абый кебек арабыздан иртә киткәннәрнең якты истәлеген саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев