Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Төп нигезебезнең икенче мәртәбә януы. Бу юлы Коръәнгә генә ут тимәгән...

Өч сәгать буе дөрләп янган йортта исән калган бердәнбер нәрсә – Коръән. Бер генә битенә дә, тышлыгына да ут тимәгән, читләренә бары тик төтен карасы гына сөренгән.

Тоташ ике тәүлек котырган буранны 21 гыйнвар көнне сабырлана дип көткән Яңгул авылы халкы кабат тынычлыгын җуйды: көндезге сәгать уникеләр тулып киткәч, авылда кызы һәм авыру оныгы белән яшәүче Роза ханым Гыйльмуллина йортына ут капты. 

Өч сәгать буе дөрләп янган йортта исән калган бердәнбер нәрсә — Коръән. Бер генә битенә дә, тышлыгына да ут тимәгән, читләренә бары тик төтен карасы гына сөренгән. 

— Әни, уколлардан соң, ятып тора, сөйләшә алмый. Бик кайгыра. Бу бит инде төп нигезебезнең икенче мәртәбә януы. Беренче йортыбыз 2002 елны янган иде. Сеңлем Гөлсинә белән без мәктәптә калдык, әни эштә. Миңа — 13, сеңлемә 9 яшь иде. Әти өйдә, йоклаган булган. Электр чыбыкларыннан ут чыгып, өйнең яна башлаганын да сизмәгән ул. Түшәмгә пенопласст сиптерелгән иде, аның исе бик яман икән, әтине шул харап итте дә. Ут эченән алып чыкканда исән булса да, һавага чыккач, ых, дип, бер генә сулап куйды, мәрхүмкәем, өзелде... Ул елны да кыш көне — 4 декабрьдә урамда басып калдык, быел да... — ди Роза ханымның олы кызы Гөлназ.

2002 елгы янгыннан соң да Роза ханым Шамил исемле бертуганы гаиләсенә килеп егылган, алар бүген дә шушы йортка сыенганнар. Энесе Шамил абый инде мәрхүм, рәхмәт, киленнәре Гөлүзә апа бик игелекле. 

— Теге чакны әни авылдан әзер йорт сатып алды да, бүрәнәләрен үзебезнең йорт урынына элеккеге нигездән чак кына алгарак күчереп салдылар. Инде тагын яндык... Аптырыйбыз, әллә соң бөтенләй башка урынга күчеп, йорт җиткерикме икән, — ди Гөлназ.

Бүген Гөлсинә 9 яшьлек кызы Дилә белән Гөлүзә апаларына кереп киткән була. Алар өйдә юкта йортка ут каба. 

— Әнигә күрше абый күреп шалтыраткан. Ул кайтып җиткәндә инде өй дөрләп яна икән, эчкә кереп хәтта документларны да алып чыгарлык булмаган. Янгын сүндерүчеләр дә, хәбәр биргәч, бик тиз килеп җиткәннәр. Стеналары утырып торган кебек булса да, ул йортта яшәрлек түгел инде, бер киемсез, урамда калдылар. Дилә балакаем, мәктәпкә барырга сумкам да, күлмәгем дә, алъяпкычым да юк бит, дип елый. Анысы гына булыр иде дә, әниләрне ничек тә йортлы итәргә кирәк, — ди Гөлназ. 

Роза Камиловна Гыйльмуллинаның телефон номеры 89196995648 Сбербанк картасына беркетелгән. Авырлыкта калган гаиләгә хәлдән килгәнчә ярдәм итсәк иде.

Гөлнур Шәрәфиева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев