Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышта барысы да алар белән бәйле

18 декабрь ЗАГС хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме

Адәм баласының гомерен документсыз күз алдына китереп булмый.  Кеше тормышының туудан башлап мәңгелеккә күчкәнгә кадәр һәр халәте рәсмиләштерелә, теркәлә бара. Районыбызда әлеге җитди эш белән ЗАГС бүлеге шөгыльләнә.

ЗАГС органнары тарихы 1917 елның 18 декабренә барып тоташа. Әлеге көнне «Гражданлык хәле актларын теркәү» турында декрет кабул ителә. Кешенең дөньяга аваз салган, никахы теркәлгән, үлү көне билгеләнгән документлар һәр гасырда мөһим язма буларак исәпләнә һәм бүгенге көндә архивларда саклана. Тарихка күз салсак, туу, үлү, язылышу турындагы документлар элек мәчетләрдә, чиркәүләрдә метрика китапларында теркәп  барылган. Ә ЗАГСларны илебездә булдыру — Совет властеның әйдәвенә кайтып кала. 100 елдан артык тарихы булган Балтач районы ЗАГС бүлегендә Әхмәт Җәләлев, Рәфхәт Җәләлев, Хәдичә Ибраһимова, Нәкыя Хәсәнова, Бибинур Йосыпова, Разия Зарипова, Фирая Хәкимҗанова намуслы хезмәт белән якты эз калдырган шәхесләр. Бүгенге көндә бүлектә ике кеше халыкка хезмәт күрсәтә. Алар ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова һәм әйдәп баручы белгеч Люция Нигъмәтҗанова.
ЗАГС бүлегенең ишекләре һәрбер кеше өчен ачык. Биредә эшләүчеләр нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә барысын да җентекләп аңлаталар. Шатлыклы мизгелләреңдә матур, кабатланмас теләкләрен ирештерәләр, ә инде кайгылы чагыңда хәлеңә кереп, юатыр сүзләр табалар. Шулай ук әлеге бүлек район ЗАГС тормышына кагылышлы матур, тирән мәгънәле, бай чаралар үткәрүе белән дә аерылып тора. Мәсәлән, тантаналы рәвештә никахлашуны теркәү, бала тууны, 50, 55, 60, 65, 70 еллык гаилә бәйрәмнәрен билгеләүче юбилярларны, үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү, гаилә белән бәйләнешле бәйрәмнәрне зурлап үткәрү аларның матур гадәтенә әверелде. ГХАТ бүлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып, шулай ук, гаилә институтын ныгыту, аның кануннарын саклау, ишле гаиләләрнең абруен күтәрү тора.

Бүгенге көндә  ЗАГС бүлеге - үз эшенең формаларын һәм методларын даими камилләштерүче, интернет челтәре аша хезмәт күрсәтү механизмнарын киң гамәлгә ашыручы һәм ведомствоара электрон багланышлар системасында актив катнаша торган заманча оешма. Аларның эшчәнлегендә 2017-2020 елларда гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын электрон рәвешкә күчерүгә зур урын бирелде. Район ЗАГС бүлегендә йөз илле меңнән күбрәк акт язулары саклана. Алар барысы да электрон вариантка күчерелгән, чөнки Бердәм дәүләт ГХАТ реестрын формалаштыру өстенлекле бурыч булып торды. Бу глобаль мәгълүмат ресурсы илебезнең һәр гражданы турында мәгълүматларның эталон чыганагы. Аны актуальләштерү даими рәвештә онлайн режимда башкарыла. Моннан тыш, гражданлык хәле актларын теркәү язмаларының берләштерелгән федераль базасын булдыру ЗАГС бүлеге эшен күп тапкырлар тизләтеп, ведомство буенча кәгазь документлар әйләнешеннән китәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук булдырылган ресурс Халыкның бердәм регистрын формалаштыруның төп чыганакларыннан берсе булып тора.

ЗАГС бүлеге үзенең хезмәт күрсәтү дәверендә кулъязмалардан башланган документлар белән бүгенге компьютерлаштырылган системага кадәр бер гасырлык тарих юлы узды. Әлбәттә, бүгенге шартлар нигезендә халыкка хезмәт күрсәтү җиңелрәк. Хәзерге вакытта ГХАТ бүлегенә барлык төр гаризаларны электрон рәвештә биреп була. Әлеге хезмәттән файдаланучы райондашларыбыз саны артканнан-арта бара. Интернетлары булган һәркемгә дә бу хезмәт үтемле һәм отышлы.

ЗАГС хезмәткәрләренең эше киңкырлы, алар районыбыз тормышы елъязмасын булдыра һәм саклый. Бу күркәм бәйрәмдә ЗАГС хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, саекмас энергия, иминлек, бәхет һәм эшләрендә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз! Бу җиһанга сабыйлар күбрәк тусын, гаиләләр тигез, матур тормыш итсен, югалтулар килмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев