Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тукай урам бәйрәме... янә мөгез чыгарумы бу?

Районыбызда үзгә, фантазияләргә бай бер авыл бар, ул да булса гаҗәеп ямьле табигатьле, үзгә холыклы кешеләре булган Арбор булыр.

Һәрхәлдә дә әлеге авыл миңа шулай тоела. Ике тапкыр баруымда да биредәге самимилеккә, ихласлыкка сокланып кайттым. Һәм монысында да бер тыкрык халкының җыйнаулашып шулай зурлап бәйрәм уздыруына чын күңелдән сокландым. Арборлыларның чираттагы мөгез чыгарулары кебегрәк кабул итмәскә кирәк моны, бишенче ел рәттән үтә икән инде ул. Тукай урам бәйрәме дип урамы Габдулла Тукай исемен йөрткәнгә күрә шулай әйтелә икән. Урынын үзгәртик, кунакларның да гадәтиләре генә килми бит дисәләр дә, Тукайлылар сер бирми, мәгълүм шәхесләргә дә гадилектәге бөтен бөеклекне шушы иске буралы, чапкан печәнле такыр тыкрык башыннан да раслый ала алар. Ә инде бәйрәмнең инициаторы - Арбор авылының рухи тоткасы, яшәешен матурлаучы, мәдәниятен баетучы "Шәһри Казан" газетасы журналисты Зөлфия апа Хәлиуллина. " Болай итеп тә бәйрәм оештырып буласын Саба районыннан күреп кайттым, - ди ул.- Инде бирегә килгән кунаклар да бездән күреп, үзләре дә шушылай урам халкын очраштыра торган чаралар оештырсыннар". Әлеге сүзләрне ул күбрәк бәйрәмгә үзе бер делегация булып килгән район китапханәчеләренә юллады. Дөрес әйтә Зөлфия апа, хәзер бит кеше кешегә сирәк керә, хәтта сөйләшеп торудан да өркә, нинди анда хәл-әхвәл сорашып, күршеңә кереп кара-каршы чәйләп утыру, тикшерергә кергән дип котлары оча... Ә менә мондый бәйрәмнәр очраштыра, аралаштыра, бер-береңә якынайта. Арбор авылыннан чыккан шагыйрә Резеда Зәйни хаклы, аралашу кирәк ул, һәм шагыйрәнең Зөлфия апаның изге гамәлләрен туган авылына карата мәхәббәт һәм тугрылык дип бәяләве дә урынлы. Ат җигеп килгән Фәләхетдин ага Сәләхетдинов та шат, "Шушындый бер очрашуда мәрхүм Илфак Шиһапов күреп алып, минем хакта Казан гәҗитенә язып чыкты. Аңарчы мине күргән-белгән кеше дә юк иде...Югыйсә мин озак еллар колхозда тракторчы булып эшләгән , авыл өчен җан атып яшәгән кеше...", ди ул. Район үзәк китапханәсе директоры килгәндә үк "китап бәйрәменә барабыз", дигән иде, чыннан да шулай булып чыкты, - Резеда Зәйни иптәше, мәшһүр шәхес Илгиз Зәйнинең яңа гына табадан төшкән китапларын Арбор авылы китапханәсенә бүләк итте, Арбор авылыннан чыккан, безнең районда гына түгел, Татарстанда, хәтта чит ил вәкилләренә таныш Гарифҗан ага Мөхәммәтшин да җанга тияр шигырьләрен укып, шулай ук яңа басма китапларын бәйрәмне җырга күмгән "Ядкарь" ансамбленең һәрбер солистына өләште, үзәк китапханә директоры Резеда Зарипова авылның иң күп китап укучы олысына-кечесенә бүләкләр алып килгән, бер почмакка райондаш язучылар иҗатыннан торган күргәзмә оештырып куйганнар.
Бар да бар монда, Тукайның Шүрәлесе дә, Су анасы да, Былтыр да... Казаннан махсус чакырылган кызлар сурәтләр төшерү буенча мастер-класс күрсәтә... Бер читтә җәен авылга кайтып иҗат итүче рәссам Фәләхетдин абыйның атын рәсемгә төшерә, урта тирәдә самавыр тора... Бар да гади, әмма мәгънәле һәм ихлас. Чын авылча, шагыйрьчә... Шигырьләр дә Тукай абыйныкы, җырлар дә, биюләр дә милли, саф татарча... Милли җанлы Гарифҗан ага каршында һәммә кеше татарча гына сөйләшергә тырыша, хәтта кайткан рус телле кунаклар да... Шулай да бер журналист русча сорау биреп маташа иде, бер абый, шулай ук Казан кунагы, әйдәгез, татарча гына сөйләшик әле, диде. Ә Гарифҗан ага Мөхәммәтшин кайда гына булса да үз чыгышында һәрчак татар телен күтәрә, бүген дә шулай булды.
Күркәм чыгышлардан соң бәйрәм балалар уеннары белән дәвам итте, һәм бар халыкның "Туган тел" җырын башкаруы белән төгәлләнде. Ә без исә район китапханәчеләрен дә шушындый матур, мәгънәле, эш тәҗрибәсенә кертердәй бәйрәмгә дәшкәне өчен ( бәйрәмне оештыруда аның тырышлыгы да зур) Арбор авылы китапханәчесе Рафилә апага рәхмәтле булып кайтып киттек.
Бәйрәмннән тулы фоторепортаж алга таба бирелер, сайтыбыздан аерылмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев