Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тынычлык, иминлек шәмнәре! (фото)

Бердәм булыйк, райондашлар!

Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәттә булган егетләргә ярдәм итүче волонтерларыбыз тәүлекнең бер генә сәгатен дә заяга уздырмый. Шимбә-якшәмбеме яисә кич эштән соңгы сәгатьләрдәме, алар һәрвакыт изге хезмәттә.

Җиңү көнен якынайту дигән бер максат берләштергән егет-кызлар шәмнәр, учак кабызу өчен ут (розжиглар), кечкенә мичләр ясыйлар, маскировкалау сеткалары үрәләр.

Шәмнәр ясауда мәктәп балалары, әти-әниләр дә бик актив. Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендәге волонтерлар төркеменең "Шәмнәр ясау цехы«на атна саен Балтач һәм Куныр мәктәпләре укучылары дәресләрдән соң ярдәмгә килә. Бүген биредә Балтач мәктәбенең 7 «б» сыйныфы укучылары, укытучылары, әти-әниләр белән килеп, ярдәмләшеп киттеләр.

Волонтерлар иң элек укучыларга эш барышын аңлаттылар. Соңыннан укучылар волонтер абыйлары өйрәткәнчә эче куыш катыргыны бөкләп парафин салырлык итеп савытларга тутырып әзерләп тә куйдылар.

Парафинны өлкәннәр үзләре эретеп савытларга агыза. Парафин тутырылган шәмнәр озак яна, блиндаждагы солдатларга җылылык та, яктылык та бирә, — дип аңлаткан абыйларының һәр эшләрен игътибар белән күзәтеп, тыңлап, эшләп барган укучылар үзләре дә калай банкалар җыярга, кабат ярдәмгә килергә ышандырып таралыштылар.

Бүген балалар әзерләгән шәмнәр махсус хәрби операция зонасына тынычлык, иминлек шәмнәре булып барсын иде!

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәм