Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тырышлык җиңү китерә

Гади генә тормыштан тәм табып яшәүче Госман ага Хәсәншин турында райондашлар гына түгел, республикада да яхшы беләләр.

Районыбызда иң беренчеләрдән булып бәрәңге ашый башлый, әле алай гына да түгел, якын кешеләрен дә җыеп сыйлый торган шәхес ул. Норма авылында яшәүче мәгариф ветераны сиксәненче дистәсен вакласа да, бүгенге көндә дә тик тормый, төрле эшләнмәләр белән мавыга. Аның кул эшләрен республика күләмендә дә югары бәялиләр. Шушы көннәрдә генә «Ветераннар – Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучылар» конкурсында «Агачтан эшләнмәләр» номинациясендә Госман аганың тамашачы мәхәббәтен яулавы билгеле булды. Аны чираттагы җиңүе белән котлап, исәнлек-саулык, иҗат уңышлары теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Госман Хәсәншин Норма авылы