Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзелеш министры төзүчеләргә киңәшләрен бирде (+фоторепортаж)

Министр Марат Мансурович төзүчеләргә эшләрне вакытында, уңышлы итеп тәмамлагыз дигән изге теләкләрен ирештерде

Алда хәбәр итүебезчә бүген районыбызга эшлекле сәфәре белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Мансур улы Айзатуллин килде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Марат Мансурович иң беренче чиратта Нормадагы яңа "Тургай" балалар бакчасында булып, төзелештә җибәрелгән кимчелекләрне күрсәтеп, ачылышка кадәр аларны төзәтергә куштылар. Балалар бакчасы мөдире Айгөл Ганиева министрга үзен борчыган сорауларны биреп, җитәкчелектән уңай җаваплар алды.

Аннан соң Марат Мансурович Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында да булды. Биредә көллият директоры Нияз Филсурович белән киләчәктә материаль-техник базаны ныгыту хакында сөйләштеләр. Соңыннан министр Салкын чишмәдә булып, биредәге үзгәрешләрне күзәтте, чишмәсеннән су эчте һәм төзүчеләргә эшләрне вакытында, уңышлы итеп тәмамлагыз дигән изге теләкләрен ирештерде.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев