Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул бакчасын Смәел мәчетен салырга бирде

“Уфалла” арбасын тартып, “лаеш шулпасы” эчеп үскән буын

Авылыбызның хөрмәтле “Ак әбисе”, мәчетебез күршесе Ясирә апага 90 яшь тулды.Ул

авылыбызның дәрәҗәле токымыннарыннан булган Галимҗан бабай белән Сәгадәтбану

әби гаиләсендә 1931 елның 11 декабрендә, абыйсы Габделәхәттән соң, икенче бала

булып дөньяга килә . Бу чор балалары иң зур михнәтләр, тормышның иң зур

авырлыкларын күргән, бүгенге рәхәт тормышның нигезен салган буын. Алар бик

иртә тормышның авыр камытларын кигән - “Сугыш чоры балалары”, булып тарихка

кереп калдылар. Бу җырларга кереп калган “Уфалла” арбасын тартып, урман

кисеп, “лаеш шулпасы” эчеп үскән буын. Ясирә апа башыннан да бу авыр, зур

сынаулар узды . Ул шул авыр елларда колхозда төрле эшләрдә намус белән эшли.

Барлык эшләр кул көче белән башкарылганда аңа чалгы белән печән, борчак чабулар,

кул белән гектарлаган колхоз бәрәңгесен казуда күп эшләргә туры килә. Ясирә апа

мәктәптә техник эшче булып та шактый еллар эшли. Мәктәпкә ягар өчен аркылы

пычкы белән кисеп утын әзерләүләр, аны укучылар килгәнче төнге сәгать 1 ләрдә

ягып җылыту кебек эшләр дә аның башыңнан уза. Ул кайда гына эшләсә дә,

хезмәтен намус белән, ниргәсенә җиткереп башкара. Аның гаилә тормышы гына

бәхетле булмый. Шулай да, үзенә иптәшкә бер егетне-Рәисне үстерү белән ул

бәхетле. Сәләмәтлеге буенча икенче группада булса да, Рәис аңа олыгайган

көннәрендә зур терәк, зур булышчы. Рәискә дә 12 декабрьдә 63 яшь тулды. Ясирә апа

Смәелгә мәчет салырга урын эзләгәндә, без аның күршесенә тукталдык. Бу җир

мәйданы мәчет төзергә кечкенә булганлыктан, ул бик теләп, бакчасының бер өлешен

алырга рөхсәт бирде. Бүген зур юлдан-Себер трактыннан балкып күренеп тора торган

Смәел мәчете- аның бакчасында. Ул аңа гел Аллаһтан зур саваплар китерүче

“Чишмә”. Ясирә апа тормышта зур авырлыклар кичерсә дә, бүген бик бәхетле әби.

Аның заманча яши торган, әле күптән түгел төзелеп чыккан бик матур өе, мунчасы

бар, бу гаиләгә махсус караучы- социаль эшче беркетелгән. Бу эшне шактый еллар

Әхмәдиева Ландыш, нәкъ ике ел Рашит Салихҗан улы башкарды .Ул аларның

хезмәтләрен зур рәхмәт хисләре белән искә ала .Бу елның сентябрь аеннан Розалия

Габделбәр кызы хезмәт күрсәтә башлады.Ул аның белән дә бик әйбәт мөнәсәбәттә.

Розалия пешергән , кибеттән китергән ризыкларны көтеп алалар . Ясирә апага

авылдашлар да даими сәдакалар китерәләр. Шулай ук бу гаилә Смәел авыл җирлеге

хезмәткәрләренең дә күзәтчелегендә, алар да аңа ярдәм итеп торалар. Шунысы

куанычлы, без бүген авылда ярдәмгә мохтаҗлар юк дип, ышанып әйтә алабыз.

 

Смәел мәчете мөтәллияте, Өлкәннәр берлеге рәисе Солтан Ибраһим улы Фатихов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев