Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ундүрт шатлык, ундүрт сагыш бер Ананың җанында

Алан авылында гомер кичерүче Мөнәвәрә апа Шәмсетдинованы күршеләремнең коръән ашында күрдем. Башына чигүле яулык япкан күркәм әбине шәйләми калу мөмкин түгел иде.

Мулла Рәфкать абый Нигъмәтуллин (заманында "Алан" совхозын күтәргән шәхес) Мөнәвәрә апага сүз биргәндә, аны унике бала үстергән Герой ана буларак таныштырды. Шунда кунагыбыз ипләп кенә "ундүрт бала анасы мин" дип төзәтте...

Үткәне үтте инде...
Сиксәннән узган Мөнәвәрә апа янына көннәрдән-беркөнне үзем бардым. Унике бала тәгәрәшеп үскән җыйнак кына авыл өе. Коелган алмалар җыеп куелган, чирәм ишегалдын да кемдер тырмалап маташкан... Борынгы заманнан калган ташпулат... Озаклап карап торсаң, һәркайдан балалар йөгереп чыгар сыман. Үз чорында шулай булгандыр да, хәзер исә алар зур инде. Уйларга батып торганда, бурабзарның ишеге шыгырдып куйды... Шулчак өйдән кояштай балкып Мөнәвәрә әби килеп чыкты. Һәрхәлдә бу җитез дә, җиңел дә адымлы, йөгереп кенә диярлек йөрүче нурлы әбием миңа шулай тоелды. Һәм...тоелган гына икән. Сөйләшүебезнең бер генә мизгеле булса да күз яшьләрсез узды микән? Ана йөрәгендәге сагыш, хәсрәт, газап утлары... Моны бер язма белән генә шәрехләп бетереп булмый.

Ананың олы баласы, кызы Халидә - Казахстанда, инде менә ничә ел очраша алмыйлар, кайтырга мөмкин булмау ана белән баланың үзәкләрен өзә. Телефон аша сөйләшүләр дә кыйммәт, интернет та Аланда бик тотмый. Икенчесе -Тәлгать, авылда яши. «Гайнанов булса да, минем улым ул, - ди Мөнәвәрә апа.-Тәмам фамилияләрне бутап бетергәннәр, бабаларының исемен фамилия иткәннәр, кызларымның берсе пенсиямне арттыру артыннан йөри башлаган иде (баланың таныклыгы кирәклеген күздә тотуы З.Ш), әнә шуңа килеп төртелдек. Хәзер пошлина түләп, суд аша төзәттертергә кирәк, кит моннан...(әбинең заманындагы җавапсыз карашка исе китүе)". Өченчесе Фәрхад - Ташкентта. "Йөрәк белән китте, урыны оҗмахта булсын", ди Ана сагышлы йөзен тәрәзәгә борып. Рәфхәте - Алабугада. «Малаеның ике баласы бар инде, ә үзе нигәдер бер ул белән генә калды, зур гәүдәле, олпат ир, югыйсә».- Шуңа да борчыла Ана йөрәге, үзе бер оя бала үстергәнгә күрәдер инде. Бишенчесе - Дамира. Ор авылы килене, хәзер исә Балтачта яшиләр. "Дамира кызым 33нче елын инде пешерә дә пешерә, - ди әнисе. - Башта мәктәп балаларын ашатты, хәзер үзәк мәчеттә пешерү эшендә.» Алтынчысы - Хәбир, шулай ук Алабугада. Җиденчесе - Хәлим, Әфганстанда хезмәт иткән, анысы да бакыйлыкта. Сигезенчесе, төп йортта калганы- Хәмит. Ананың күз карасы, йөрәк ярасы. Ул да мәрхүм инде (бу хакта соңрак). Аннан китә инде кызлар, чын мәгънәсендә, йолдызлар! - Миләүшә, Эльмира, Зәлидә, Җәмилә... Миләүшә Алан авылының алтын куллы, сыйфатлы агач баскычлар ясавы белән дан казанган Илһам хатыны. Эльмирасы Нөнәгәрдә кияүдә, башта авылдагы шәхси кибеттә эшли, хәзер исә фермада хезмәт куя. Зәлидәсе дә бик уңган булып чыкты (ул да Нөнәгәрдә кияүдә), «Медсестралыкка укып кайтты, җаным, эш юк, гаражда эшләде, фермада бозаулар карады, сыер сауды. Берсендә дә сынатмады, бер Зәлидәме бу, мең Зәлидәме , дигән яхшы атын күтәрде. Тора-бара авылга шәфкать туташы кирәк булды, кулын селтәмәде, янәдән зур акчалар түгеп булса да, укып кайтты, яраткан эшенә урнашты" дип сөйли әни кеше балаларының тәвәкәллегенә үзе үк тә аптырап куйгандай.
Күрмәгәннәре калмады...
Бу юлларны күпбалалы ананың үзе сөйләгәнчә язам.

- Ирем Хәйдәр параличланып, 3 елдан артык урын өстендә ятты, 35 ел инде үлгәненә. Ул үлгәч колхоз җитәкчеләре килде, председатель дә, парторг да...шаккатып карап тордылар да киттеләр...
Ни хәлең бар, күмәргә акчаң бармы, сәдакага җитәме, өчесен-җидесен үткәрергә ризык кирәкмиме дип кызыксынган кеше дә булмады. Әтисез калган балаларга башка колхоз 18 яше тулганчы булышты. Хәзерге совхоз рәисен генә алыйк, кырыс дисәләр дә, булыша бит андыйларга, язмыш кочагында калдырмый, мескен гаиләгә печәнен дә, саламын да мулдан бирә.

Хәйдәрем 27 ел тракторда эшләде, көн димәде, төн димәде, тракторыннан төшмәде.

Аталары үлгәч, балаларга тагын да кыен калды. Мин эшкә чыгалмыйм, йортта мең эшем кырылып ята. Чыгып карадым мин, куалый торгач, бер оя баламны өйдә калдырып...

Дәвамы бар.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250