Уңган һәм кешелекле шофер
Тормышыбыз Айрат Хаҗеев кебек җәмгыятькә игелекле кешеләр белән матур
Айрат Вәли улы Хаҗеев утыз биш ел инде район үзәк хастаханәсендә эшли.
Шуның утыз ике елын ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт куя. Шушы дәвер эчендә Айрат Хаҗеев күпме кешегә ашыгыч ярдәм күрсәтүдә катнашкандыр, моны санап кына бетерү мөмкин түгел.
Табибларны, шәфкать туташларын вакытында, тиз арада кемнәрдер зарыгып көткән урынга җиткереп, ул гаять тә рәхимле, игелекле эш башкара. Ир затлары Айрат Хаҗеев кебек кешелекле була белсен дә, ир кешегә хас һөнәрләр сайлап, ил-көнне бәрәкәтле итеп яшәсеннәр иде ул. Айрат абый эшендә генә түгел, тормышта да гаилә тоткасы, дүрт бала әтисе. Тормышыбыз Айрат Хаҗеев кебек җәмгыятькә игелекле чын кешеләр белән матур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев