Урамнарыбыз исеме ни сөйли?
Чираттагы президент сайлаулары да узып китте, ләкин сүзем ул хакта түгел. “Хезмәт” газетасының 26 гыйнвар санында тавыш бирү өчен сайлау участокларының исемлеге басылды. Мине шунда күрсәтелгән Балтач бистәсенең һәм Кариле, Норма авылларының урамнары, дөресрәге, аларның исемнәре җәлеп итте.
Башка төбәкләрдә авылларның кимүе, бетүе хакында чаң сукканда, безнең район үзәге, авыллар да, шөкер, үсә, зурая. Бистәдә генә 120ләп, Кариле, Норма җирлегендә 33 урам бар икән. Кайчандыр Балтачка җәяүләп барганда: “Каелыкка җитсәк, юлның яртысын үтәбез, пекарняга җитсәк, күп тә калмый”, – дигән чаклар инде күптән үткәндә калды, чөнки биредә яңа йортлар, урамнар калкып чыкты. Норма ягыннан да урамнар үзәккә таба якынлаша, ике араны коры елга гына аерып тора.
Барыбызга да мәгълүм булганча, урамнар исемсез булмый. Элек-электән, әле аларны рәсми исемнәр белән атамый торган заманнарда да, халык үзе урам-тыкрыкларны, хәтта басу-кыр, тау, чишмәләргә атамалар биргән һәм ул телдән-телгә күчеп килгән. Әйтик, Тегәрҗеп, Югары оч, Түбән оч урамнары, Зәрә тавы, Даулы урманы, Салкын чишмә, Ышна басуы, Төшнәр суы, Торна кыры, Мунчала күле кебек атамалар шуларның мисалы булып тора.
Кемгәдер купшы кебек яңгырар: һәркемнең ватаны үз йорты, урамы, авылыннан башлана. Мәгънәсез, шәхесләрен беркем белмәгән исемнәрне йөртүче урамнар хакындагы язмалар матбугат битләрендә еш күренгәли.
Шөкер, бистәдәге 50 якын урам, югарыда телгә алынган җирлектәгенең яртысы милләтебезнең күренекле язучы һәм сәнгать кешеләренең исемен йөртә. Әйтик, башкалабыз Казанда моң иясе Салих Сәйдәшев исемен шәһәрнең Пләтән төрмәсе урнашкан кечкенә урамына биреп кимсетсәләр (бу хакта күпме яздылар), Балтачтагы иң якты урам аның исемен йөртә. Гомере буе авылга дан җырлаган, үз әсәрләрендә аның кешеләрен зурлаган язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның исемен Кариленең үзәк, төз урамына бирелүе дә күркәм гамәл. Шунысы куанычлы: үз ягыбыздан чыккан күренекле шәхесләр, сугыш каһарманнары исемен йөртүче урамнарыбыз да аз түгел икән.
8нче Март, 1нче Май, “Җиңүнең 50 еллыгы”, “Октябрьнең 70 еллыгы”, Пионер кебек тарихи атамалар белән берлектә Таң, Салкын Чишмә, Хәләл, Ялтра, Алмалы, Чулпан, Сорнай, Балкыш, Дуслык, Кара Күл, Каенлык, Шушма кебек җирле һәм шигъри яңгырашлыларның да булуы күңелгә ятышлы.
Толерантлык күрсәтүдерме, шулар янәшәсендә Южная, Родниковая, Молодежная, Школьная, Набережная, Лесная, Искра, Озерная, Урожайная, Речная, Солнечная кебек русча атамалар булуы гаҗәпләндерә. Норма җирлегендәге 33 урамның 8е шундый исемнәр йөртә. Саф татар районы булган, хәтта удмурт милләтеннән булганнар да шул телдә теттереп сөйләшүче төбәкнең чын милли атамалары яки күренекле шәхесләре юкмы?! Исемлектән күпме эзләсәм дә, бик күп сугышчан медальләр иясе, Беренче дәрәҗә Дан ордены кавалеры, Яңгул балалар йортындагы йөзләгән ятимнең әтисе, иң зур мәктәпнең директоры, шулай ук мәгариф өлкәсендәге күп кенә медальләргә, “Почет билгесе” орденына ия булган шәхеснең исемен йөрткән урамны тапмадым. Ялгышмыйммы дип, кат-кат карадым. Ә бит Фәрзи абый Гыймадиев моңа бик лаек! Әнә күршедәге Норма авылында мәктәп директоры Фирдәвес Бариев исемендәге урам булса, карадуганлылар гимназияләренә Бакый Зыятдинов исемен биреп саваплы гамәл кылдылар.
Күпкырлы галим, үзенең фәнни хезмәтләре белән чит илләрдә дә танылу алган, һәрчак туган ягын сагынып, аның уңышларына сөенеп яшәгән якташыбыз Равил Фәхретдинов исемендәге урам булмау да гаҗәпкә калдыра.
(Дәвамы бар)
Илсөя Һадиева
Кариле авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев