Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уйланырсың, кодагый, яки бармы бездә легендага тиң кешеләр?

Нормада җирле үзидарә бинасы ачу тантанасында катнашкан ТР муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров уйландырырлык, бик тә мәгънәле, тирән фикерләр белән чыгыш ясады.

Юкса, кешеләр мөнәсәбәтенә кагылышлы, кеше кадере турында гади генә сүзләр иде кебек. Менә шунда яңгыраган фикернең берсе: "Хезмәте белән макталган, танылган кешеләрегез онытылмадымы, алар хезмәте тиешенчә бәяләндеме? Аларның исемен мәңгеләштерү буенча ниләр эшләнә? Бездә бит, гадәттә, кешенең хезмәтенә бәя бирү өчен аның үлгәнен көтәләр. Үзе исә вакытта үзен онытмауларын, олылауларын күрү бөтенләй башкача ләбаса".
Без инде "Яңа тормыш"ның элекке данлыклы сыер савучысы Гөлфирә апа Зыятдинова турында язма бастырганнан соң редакциядә болай да бу теманы дәвам итәргә кирәк икән дип сөйләшкән идек. Ә бит легендага тиң мондый кешеләребез бихисап. Ә сез кемнәрне шундый кешеләр дип саныйсыз һәм газетабызда кемнәр турында язмалар күрергә теләр идегез? "Подсказка" : Хәмит Гәрәев, Нурания Исмәгыйлева, Халит Шиһапов, Рашидә Гыйльметдинова...
Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250