Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Үзебезнең егетләргә», дип тотынган идек (+видео)

Соңгы көннәрдә Субаш әбиләре мобилизациягә эләгүчеләргә җылы оекбашлар бәйли дигән фото интернет челтәрләрендә хуплау тапты, өлкәннәребезнең изге эшләренә карата бик күп җылы сүзләр яңгырады.

- Үзебезнең егетләргә генә дип тотынган идек, – ди активистларның берсе Рәйфә апа Газизова. – Күршем Валентина Иванова идеясе бу, әйдә, миндә ике капчык йон бар, язып-җегәрлик тә, авылыбыздан киткән өч егеткә җибәрик диде дә, мин күтәреп алдым, шул Салам Пүчинкәсендә яшәүче Раушания Фәйзрахманова, Ризидә Фролова, Клара Нәҗипова, Роза Николаева, Нурия Гаязетдинова Валентинаның өенә җыелып, йонны яза башладык, оекбашлар бәйләргә җыенуыбызны ишетеп, тагын йон китерүчеләр булды, тагын язарга утырдык, менә бүген генә әле җегәрли башлыйбыз.
Җегәрләп бетергәч, бергә җыелып, бергә булмаса, аерым өйләрдә бәйли башларга инде исәпләре. Башка урам әбиләре дә кушылырлар дип көтәләр. Нурия әби биш оекбаш бәйләп җибәргән булган инде.
Салам Пүчинкәсе дигәне Югары Субашның данлыклы Дальняя дигән урамы инде. Бу урамда халык бигрәк актив.
Югары Субаштан өч егет мобилизацияләнгән, гаиләле түгел иде, диләр, шулай да һәрберсе әниләренең, әтиләренең газиз уллары алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев