Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Видеоплатформалардагы балалар контентының татарчага тәрҗемә ителүен сорыйлар

Автор билгеләп үткәнчә, әлеге функцияне туктату өчен дә техник мөмкинлек булырга тиеш, тик аны ата-аналар гына башкара алырга тиеш.

Россиянең иҗтимагый инициативалары сайтында видеоплатформаларда балалар өчен контентны автомат рәвештә татар теленә тәрҗемә итү турындагы инициатива чыккан.

Инициатива авторы - Лилия Косолапова. Автор фикеренчә, балаларның туган телдә булмаган бик күп видеолар каравы татар телен белмәүгә китерә. Шуңа балада рус теле беренче тел буларак формалаша.

Автор тәкъдиме буенча, әгәр кулланучы Татарстан Республикасыннан икән һәм ул балалар контенты белән кызыксына икән, платформа автомат рәвештә видеоны татар теленә тәрҗемә итәргә тиеш. Бу очракта балар татар телендәге контентны күп ишетә һәм үзара да татарча аралаша башлый.

Әлеге функцияне туктату өчен дә техник мөмкинлек булырга тиеш, тик аны ата-аналар гына башкара алырга тиеш, ди автор.

Ата-аналарда балалар өчен видеоконтентка негатив караш бар. Видео балага телне өйрәнүдә файда китерүен аңлаган ата-ана баланың видео карап утыруын уңай кабул итә башлар иде.

Инициативаның тулы тексты белән танышу өчен сылтама.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев