Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

VK кече һәм урта бизнеск ярдәмгә киләчәк

Бүгенге көндә бизнес-контакт платформасында эшмәкәрләргә интернетта үз эшләрен башлап җибәрү һәм үстерү өчен кирәкле барлык инструментлар да бар.

Эшне башлар өчен иң  элек социаль челтәрдә бизнес сәхифәсен (сообщество) булдырырырга  һәм   товарлар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат өстәргә генә кирәк -моны берничә гади адым эшләргә була. Махсус конструктор  ярдәмендә сәхифәдән(сообщество)  җиңел генә бушлай үз сайтыңны булдырып була.

ВКонтакте инструментлары бушлай тулы кыйммәтле интернет-кибет булдырырга мөмкинлек бирә, аның аша товарларны сатарга да, хезмәт күрсәтергә дә уңайлы: ул гамәлдәге кибетләр белән API аша интеграцияләнүне дә хуплый. Түләүләрне VK Pay сервисы аша кабул итәргә мөмкин — ул тотрыклы рәвештә Россия банкларының теләсә кайсы картасы белән эшли. Үз төбәгендә һәм аннан читтә товарлар сату өчен эшкуарлар бөтен Россия буйлап Boxberry һәм СДЭК аша почта яки курьерлар аша бушлай илтеп бирә алалар.

VK яңа шартларда эшкуарларның ихтыяҗын аңлап, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү юнәлешен башлап җибәрә. Бүлекчә үз сәхифәңне мөмкин кадәр нәтиҗәле көйләргә һәм барлык процессларны оештырырга ярдәм итәчәк.

Эшкуарларга тәүлек буе ярдәм итү һәм бизнес өчен контактлар берләшмәсендә платформа һәм инструментлар яңартылуы турында актуаль мәгълүмат алу мөмкин. VK өстәмә рәвештә ярдәм хезмәтен көчәйтте, бу  мөрәҗәгатьләрне оператив рәвештә эшкәртергә ярдәм итәчәк.

Гамәлдәге язылучыларны һәм башка платформаларны саклап калу өчен бары тик кыска сылтамалар һәм QR-кодлар генераторларын булдыра торган бушлай инструментлар файдалану гына кирәк.

https://vk.company/ru/press/releases/11108/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев