Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волонтерларыбыз кабат изге сәфәрдә

Гуманитар йөк өчен дару препаратлары, медикаментлар, ярдәм җиһазлары, коляскалар да тупланды.

Райондашларыбызның бердәм көче белән илебез иминлеге өчен теләктәшлек күрсәтү, игелекле эшләр, ярдәм күрсәтү дәвам итә.

Балтач районыннан хәрби операция зонасына, ятимнәр йортларына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. Гуманитар йөк өчен гадәттәгечә, госпитальдәге яралы хәрбиләргә беренчел кирәкле дару препаратлары, медикаментлар, ярдәм җиһазлары, коляскалар да тупланды

Балтач волонтерлары, актив райондашларыбыз хезмәте белән тупланган, төргәкләнгән ярдәмне волонтерларыбыз һәрвакыт үзләре илтеп тапшыра. Бүген дә алар изге сәфәрдә. Юлларында үзләре кебек олы йөрәкле, игелекле кешеләр генә очрасын. Изге сәгатьләрдә йөкне илтеп тапшырып, исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев