Хезмәт

Балтач районы

18+
Җәмгыять

Хәтер безне гамьле итсә, эзләр еракка китә...

... Тамагы икмәккә туймаган сугыш чоры баласы буларак, берничә пот ашлыгына кызыгып, мин дә унбиш яшемнән берничә җәйдә комбайнда салам төшерүче булып эшләп алдым.

(Дәвамы. Башы 44 номерда).

— Харис абыйга карата бер зарыбыз да юк, эшләтә дә, яшәтә дә ул безне дип сүзгә кушылды өлкәнрәк бер хатын. Ул бит нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешү өчен кайчакта кырыс, таләпчән булса да, халыкны да бик кайгырта. Кайсыбыз булса да, йорт-җир, каралты-кура яңарта башласаң, гозер белән аның каршына басабыз. Салавычка урман аварга тормаса да, Малмыж ягыннан урман кистереп кайтартканга күрә юнь бәягә төзелеш материаллары белән ярдәм итә, техника белән дә тоткарлык юк.

Гамьле, кайгыртучан колхоз хуҗасы контролендә булган балта осталары да, артык бәя каермыйча гына, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Бөтен авылларны төзекләндерүгә көчләре кергән осталарга халык бик рәхмәтле дип уртаклашты. 

Араларыннан чаярак күренгәне алга ук килеп басты да: — Шуны да әйтим әле, дип башлады ул сүзен. — Харис абый Верховный Совет депутаты булып торганда, Мәскәүгә сессияләргә баргач, заказ буенча дефицит сапожкиларга хәтле апкайтып, иң алдынгы сыер савучыларны сөендерде. Кайвакыт корырак күренсә дә, юмарт, киң күңелле җитәкче ул, берәүдән дә үч алып йөрмәде, — дигәч, читтәрәк басып торган терлекче ир-ат та җанланып китте. 

— Алайса, мин дә әйтеп калыйм сүземне, — диде ул, кыенсынып кына. — Яшерен-батырын түгел, эш барышында байтак кимчелекләребез фаш ителә, әзрәк салган баштан монда килеп буталып йөргән чаклар була, я булмаса, фермадан ат арбасына салып, печән, фураж апкайтканда тотылабыз. Андый чакта пред бик каты орышса да, эшне зурга җибәрми. Серне читкә чыгармый торган берничә идарә члены белән утырыш оештырып, безгә хатабызны танып, бүтән кабатланмаслык итеп үтемле гыйбрәт-сабак мунчасы кертәләр дигәч, кызлар дәррәү көлеп җибәрде.

Әнә шулай эчкерсез ихлас сөйләшүләрдән чыгып, зиһене үткен, башы уйлы-гамьле, туры сүзле, төпле акыллы колхоз җитәкчесенең бөтен җирдә үрнәк тәртип урнаштыру, дисциплинаны ныгыту хакына кайчакта гадел усаллыгы белән кырыс эш алымнары кулланырга мәҗбүр булуын аңладым.

Тагын бер хәтергә берегеп калган очрак турында искә алып китү урынлы булыр. 

Игенчеләргә аеруча уң килгән рекордлы уңышлар үстергән елны хезмәт алдынгыларын, газета битендә яктырту өчен, Салавычта авыл советы рәисе булган Гөлфәния апа машинасында без басуга чыктык. Биредә тук башаклы калын игеннәрне тиз һәм югалтусыз җыеп алу өчен чын мәгънәсендә киеренке көрәш бара иде, комбайнчылар сүз белән артык мавыгып тормадылар. Шушы матур күренештән сокланып, тәэсирләнеп, күптән сыналган юлдашыма хәтердә сакланган бер истәлекне яңарттым. 

... Тамагы икмәккә туймаган сугыш чоры баласы буларак, берничә пот ашлыгына кызыгып, мин дә унбиш яшемнән берничә җәйдә комбайнда салам төшерүче булып эшләп алдым. Кызу кояш астында тузан сулап, көне буе җилләнеп йөри торгач, кояшта янган бит тиреләре кубарыла башлады. Безне үртәп көлгән комбайнчылар сүзенә ышанып, биткә солидол сылаган идек, нәтиҗәсе тагын да яманрак булды. Менә шуннан чыгып та иген үстерү һәм аны җыеп алуның нихәтле авыр һәм җаваплы, үтә мәшәкатьле булганын аңлаганга күрә, безне туйдырган, яшәткән илаһи тылсымлы көчкә һәм олы хәзинәгә ия булган Җир-Анабыз кадерен белеп авылда кара тир түгеп, авыр хезмәтен кызганмаганнарга мин һәрвакыт тирән ихтирам белән сокланып карыйм. Гомумән, һәртөрле оста һөнәр ияләренә, уңган, булдыклы, тырыш кешеләргә ихтирамым чиксез һәм аларның фидакарь хезмәтен азмы-күпме дәрәҗәдә матбугатта яктырта алуыма сөенәм. 

Безнең хозурланып басудан кайтканны контор каршында машинасы белән көтеп торган Харис абый, көтмәгәндә өенә әбәткә чакырды. 

— Навилә апаең синең язганнарны, бигрәк тә шигырьләреңне яратып укый, әйдә, аның әзерләгән аш-суына да бәя биреп кит әле, диде ул уены-чыны белән.

Колхозның җитештерү тармакларын ныгыту өчен җанын фида кылырга торган Харис абыйның гадәти алты почмаклы йорты үзенең гади җиһазлануы һәм бик уңайлы булуы белән гаҗәпләндерде мине. Сөйкемле йөзендә нур балкыган Навилә апа һәркайсыбызга ихтирам белән якын итеп дәшеп, мул аш-сулы өстәл янына дәште.

Токмачлы ит шулпасын рәхәтләнеп ашагач, бал кабып, кайнап торган самовардан сөтле куе чәй эчтек. Киң тәлинкәгә кисеп куелган түгәрәк ипи искиткеч тәмле иде. Минем соклануны тоеп алган кунакчыл Навилә апа колмак чүпрәсе белән изеп пешерелгән бербөтен ипине кулыма күчтәнәч итеп тоттырды. 

Киеренке хезмәттән соң гаилә учагының бөтен тылсымлы җылысын сеңдергән Харис абый гына түгел, тарту көче зур булган бу хикмәтле-бәрәкәтле йортка бик күп дәрәҗәле кунакларның да аяк басканын соңрак миңа конторда кассир вазифасын башкарган Гөлфәмә Җиһаншина сөйләде. Колхоз ашханәсе сафка басканчы Галимуллиннар йортында Казаннан килгән бик дәрәҗәле кешеләр дә кунак булып киткән икән. Шуларның берсе Салавычлылар турында китап язган Габделбәр Ризванов искиткеч сәләтле, риясыз шәхес, әле дә сирәк булса да аралашып торабыз. Ә инде үз ихтыяҗын алгы планга куймыйча, тормыш-көнкүрештә тыйнаграк булырга, халык алдында тел-теш тидермәслек итеп гадел, дөрес яшәргә омтылган ул чор җитәкчеләре югарыдан һәм түбәннән контроль каты булганга гына түгел (коммунизм төзүченең мораль кодексы булганын да искә төшерегез әле), ә бәлки халыкның ышанычын һәм ихтирамын яулап, канатланып, рухланып эшләргә бәяләп бетергесез рухи канәгатьләнү, хезмәттә җиңү яуларга зур стимул алды.

Монысын бернинди матди байлык белән дә алыштырып булмый торгандыр. Шуңа күрә халык алдында зур җаваплылык тою аларны тыйнак һәм эшлекле булырга этәрде.

Авылның, колхозның данын бөтен республикага танытырлык итеп эш оештыра белгән иң көчле лидер Харис абый Галимуллин да, киң колачлы, игелекле, кешелекле, бөтен тырышлыгын эшкә биргән көчле шәхес булды, аның үтемле, мәгънәле фикерләре белән югарыдагылар да хисаплаштылар. Зур, җитди хезмәт казанышлары һәм дәрәҗәле орден-медальләргә лаек булуы белән дан-шөһрәт тәхетенә якынлашса да, таза әхлак сыйфатларына нигезләнгән чын крестьян тәрбиясе алган, авыр, җаваплы хезмәттә җитлеккән, тормышны тирәнтен белгән, сәләтле, лидер-җитәкче бервакытта да масаеп, һаваланып йөрмәде, үзенә зур җиңүләр яуларга хәләл көчләре белән булышкан колхозчыларга игътибарлы, кайгыртучан һәм мәрхәмәтле булды.

Тарихи чынбарлыктан чыгып язылган бу язмам озынгарак сузылганга күрә, тупас хаталар китә күрмәсен дип шикләнеп, 8 ноябрь көнне Харис абыйның үзе кебек үк батыр йөрәкле, тәвәккәл, булдыклы кызы Люция Харисовна белән телефоннан сөйләштем. Ул Салавычта мәктәп директоры булып эшләгән тәҗрибәле сәләтле педагог, урта мәктәптә иң мөһим фәннәрне тирәнтен өйрәнү ысулларын тормышка ашырып, үтә җаваплы, четерекле хезмәтендә зур уңышларга иреште, әтисе турында искә төшергәч, аңардан бик күп өстәмә мәгълүмат алсам да, барысын да язмага кертеп булмый. Шулай да, әтисенең бик күп игелекле эшләре: бигрәк тә хуҗалыкның уңайлы итеп яңартылган таза нигезле җитештерү объектлары: җитмешенче-сиксәненче елларда сафка баскан ясле-бакча, мәдәният йорты, яңа программа белән укытуга җайлаштырылып киңәйтелгән мәктәп бинасы һәм дини-әхлакый тәрбия бирергә авыл уртасына уңайлы мәчет салынган.

Иң әүвәл халык ихтыяҗын күздә тотып, игелекле эшкә, яңарышка омтылышы зур булган көчле энергияле, гаять максатчан Харис Галимуллинның сагынып сөйләрлек бик күп игелекле гамәлләрен халык әле дә онытмый. Ышанычлы, ныклы нигезгә корылган күмәк хуҗалыкның һәр тармакта тотрыклы уңышлары һәм хәзерге чорда заманча техника белән алдынгы иң прогрессив эш алымнарын тормышка ашыруда гына түгел, остазларының үрнәген өлге итеп, бик тырыш авыл халкын нәтиҗәле хезмәткә туплый белгәнгә күрә дистә еллар дәвамында "Татарстан"лылар һаман да беренчеләр сафында. Алар бик күпләр өчен бай тәҗрибә алырга үрнәк булып тора.

Фәридә Шакирова,

Балтач бистәсе

Фотолар: Шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмыш