Хуш, әнием, бәхил бул...
— Кызым, Русланны җыеп кара әле, өйдә микән? — дип, аңа моңсу караш ташлады.
Карчык ашыга-ашыга торып басты да җыерчыклы битләре буенча тәгәрәгән күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп алды һәм күршеләрен уятмас өчен акрын гына караватка килеп утырды.
— Нурия апа, ник сез монда утырасыз? Палатага кереп ял итегез.
— Әйе, әйе, әлбәттә.
Карчык ашыга-ашыга торып басты да җыерчыклы битләре буенча тәгәрәгән күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп алды һәм күршеләрен уятмас өчен акрын гына караватка килеп утырды.
Әмма күршеләр йокламый иде, кемдер китап укый, кемдер телефонда утыра, кемдер әкрен генә сөйләшә.
Шулчак санитар хатын килеп керде һәм пакетлар тарата башлады.
— Мортазина кайсыгыз?
— Мин, — дип торып басты карчык. 40-45 яшьләрдәге санитар хатын аның кулына пакет тоттырды да, чыгып югалды. Нурия әбинең йөзе яктырып китте. Палатадагыларга, улымның күчтәнече, дип сөенеп сөйли башлады.
Берничә минуттан палатага сап-сары чәчле, өстенә ак халат элгән уртача яшьләрдәге хатын керде, аның артыннан ук 15-16 яшьлек үсмер кыз күренде.
— Әни...Әни!- дип алар Нурия карчык ятагы янына килеп басты. Ә ул аларны гүя көтмәгән дә, гаҗәпләнеп утыра бирде.
— Әни, бу мин Гөлшат, синең кызың, ә бу Эльвира, синең оныгың, син безне таныдыңмы? — хатын альцгеймердан интеккән әнисен кочып ук алды. Димәк, аның исемен оныткан инде ул.
— Әлбәттә, кызым, син нәрсә? Мин бит җүләр түгел, менә бераз чирләп авырып киттем, — диде карчык, ятагындагы мендәрне кабартып. Аны караватның кырыена рәтләп куйды да, үзе шуңа сөялеп утыра бирде. — Кызым, ә бу кем, — дип сыйпады оныгының кулын карчык.
— Бу Эльвира, әни. Минем олы кызым, кечесе өйдә әтисе белән калды. Башка вакытта ул да килер, яме.
— Ә Руслан кая соң, мин бит аны көттем, — диде моңсуланып карчык.
— Йә, ярар, әни, әйдә әле, бу күлмәгеңне алмаштырыйк. Мин сиңа киемнәреңне алып килдем. Атна ахырында мунчага алып чыгарбыз үзеңне, яме?
— Русланны көтәм бит, кызым, — диде дә, карчык ярты сүздә тынып калды. Хәзер тагын Нурия әрли башлаячак, әмма әни күңеле белән көтә шул. Баласы нинди генә җүнсез, каты бәгырьле булмасын, ул аңа әле дә сабый, бәгырь җимеше.
Гөлшат әнисенең бумазый халатын салдырып, яңа бәрхет күлмәген кидерде, чал кергән чәчләрен тарап үреп куйды.
— Кызым, авылга кайтасым килә. Руслан килеп алмас микән? — дип борчылып карады кызына Нурия. Ә Гөлшат моңа ни дип тә җавап кайтара алмыйча, палатага күз салды. Энесенең аракы сөременнән айный алмыйча эчеп ятуына ничә еллар булды инде. Күпмедер айлар югалып тора, каядыр йөреп кайта. Аннан соң бер-ике ай денгә килеп эчми йөри, эшкә урнаша. Тик елан агуын күрсә, кабат башын югалта. Шуңа гаилә дә кора алмый. Менә бу юлы да, әнисен хастаханәгә салганнан бирле энесенең кайдалыгын белми Гөлшат, телефонын сүндергән. Күршеләре дә берни белми.
Шул арада Нурия карчык оныгыннан укуы турында сораштыра башлады. Аның аркасыннан сөеп, шатлык-бәхет теләде. Аннан Гөлшатка борылды да:
— Кызым, Русланны җыеп кара әле, өйдә микән? — дип, аңа моңсу караш ташлады.
— Әни, мин Русланның ни белән мәшгуль булуын белмим һәм аның турында уйлавыңнан тукта. Үзеңне кайгырт.
— Руслан да минем балам бит.
— Әни, Руслан аркасында минем белән 5 ел сөйләшмәдең. Оныкларыңның үсүен дә күрмәдең, Русланга булган яратуың синең бөтен аңыңны каплады. Әти дә Руслан аркасында вакытыннан алда гүр иясе булды. Аның артыннан кәнди тотып йөргәнгә шундый булды ул.
Баш төзәтергә, дигәч тә пенсияңне аңа тоттырып чыгара идең бит. Акчагызны урлады, өйдәге җиһазларны чыгарып сатты. Күпме әрләдем шуның өчен сине. Ахыр чиктә мин гаепле булып калдым. Әйдә, әни, бүтән бу хакта сөйләшмик әле. Нурия еламас өчен иреннәрен тешләде.
— Табиб янына кереп чыгам. Эльвира, әбиең янында калып тор, — дип Гөлшат чыгып китте. Кызы кырыс булса да, хаклы иде шул. Йөз тапкыр хаклы. Дөреслектән качып булмый.
Карчык әкрен генә елый иде. Гөлшат табибтан куанычлы сүзләр ишетмәде. Альцгеймер булу өстенә, әнисен инсульт та суккан икән. Шуңа аңа аз гына да борчылырга ярамый.
— Әни, ярар, тоткарламыйк, сиңа хәзер система куярга тиешләр. Шимбә көнне килеп сине алып китәрмен. Телефонымны калдырам, миңа шалтырат, яме, — кызы әнисен кочаклап хушлашты.
— Бернәрсә дә кирәкми... Булдыра алсаң ...Русланга әйт әле, килсен.
Карчык һаман җүнсез улы турында уйлап үз-үзен битәрләде, вакытында чаң сукмады, аны акларга, якларга тырышты. Бик зәгыйфь бала иде бит ул. Җиде айлык булып туган сабый. Каенанасы өч сыер саварга чыгарып җибәргәч, шунда үгез китереп типкәч, вакытыннан алда туган малай. Ике тәүлек җәфаланды яшь хатын бала тудыру бүлегендә. Ул чакта медицина да көчле түгел, дарулары да юк. Бар ышаныч Аллаһы Тәгаләдә. Бала туганнан соң да, елап җибәрмәде, акушер хатын чәбәкләп, массаж ясагач кына, җан керде аңа. Табиблар үләр бу, диде. Беркем ышанмады. Ә Нурия акрын гына елый-елый бар белгән догаларын укыды. Менә шулай исән калган бала бит ул Руслан. Яңгыр, җил тидерми үстерде аны әнисе, хәтта авыр эш тә эшләттермәде. Бар авырлык олы кызы Гөлшат өстендә иде, ул карын да көрәде, көтүен дә көтте. Тик Русланга сүз әйтергә ярамый иде. Урамда дуслары белән канга батып сугышып керсә дә, Руслан хаклы булды. Алга таба аның маҗаралары артканнан-арта барып, Гөлшатның түземлеге төкәнде.
— Әни, елама, вәгъдә бирәм, ул килер.
Гөлшат әнисенә сүз биргәнчә, энесен эзләттерә башлады. Полициядәге дусты аша тапты ул аны. Шабашкага ялланып Чуашия якларына киткән, анда да хезмәт хакы алгач, әшнәләре белән кәеф-сафа корган. Сүз иярә сүз китеп, эләгешкәннәр. Биш ирне дә полициягә китергәннәр. Эшләсә, алтын куллы ул Руслан, тик яшел елан гына уратып ала аны. Чуашиядәге полиция бүлегеннән барып алды Гөлшат Русланны. Гаепле кыяфәт чыгарган ир үзе дә арыган күрәсең бу «сәяхәтләрдән».
— Болай булмый, апа, ярдәм ит миңа, — дип ялварды ул. Шуннан әнисенә белгертмичә генә наркология хастаханәсенә салды аны Гөлшат. Әнисе һаман улын көтте. Көн дә сорый, эзләттерә.
Бер айдан соң, кырынган, матурайган ир уртасы апасының фатир ишеген какты. Әниләре хастаханәдән соң аларда яшәп калган иде.
— Улым, Руслан...
— Әни, мин килдем.
— Мин бит сине шундый көттем, кайда йөрдең?
Ир күз яшьләре белән елап җибәрде.
— Гафу ит мине, әни.
Икәүләшеп чәй эчтеләр. Бераз сөйләшеп утырганнан соң, Руслан янә наркология хастаханәсенә китте. Реабилитация курслары бетмәгән иде әле. Әмма үзенең туры юлда икәнлегенә инанган ир юлыннан кире чигенмәде. Яшел елан эчтән кыстап торса да, үзен тыярга көч тапты. Ә иртән апасы аңа җан өшеткеч хәбәр җиткерде. Әниләре китеп барган, мәңгелеккә. Гүя, Русланның килүен генә көтеп торган. «Әни, күпме авырлыклар китердем бит мин сиңа. Гафу иттең микән?! Хуш, әнием, бәхил бул», дип хушлашты эчтән генә Руслан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев